Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

20 гыйнвардан Кайбычтагы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана

Ел саен үткәрелүче бу җыеннарда ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы елга бурычлар билгеләнә. Үзара салым акчасына җирлек әһәмиятендәге эшләр белән дә таныштыралар.

Халык җыеннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, үзәк сырхауханә, социаль яклау бүлеге, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, почта, электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында уза. Алар авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сорау­ларына җавап бирә. 20 гыйнварда җыен Иске Тәрбиттә 13.30 сәгатьтә башлана. Кече Мәмедә 21 гыйнварда 13.30 сәгатьтә, Мөрәледә 22 гыйнварда 13.30 сәгатьтә үткәрелә. Кошман авыл җирлегенең җыены 23 гыйнварда 13.30 сәгатьтә уза. 24 гыйнварда 13.30 сәгатьтә Чүтидә, 25е 10.00 сәгатьтә – Ябалак авыл җирлегенең җыены, Иске Чәчкабта (13.30 сәгатьтә), 27се – Хуҗа Хәсәндә (13.30 сәгатьтә), 28е – Мәлкидә (13.30 сәгатьтә), 29ы – Колаңгыда (13.30 сәгатьтә), 30ы – Ульянковода (13.30 сәгатьтә), 31е – Борындыкта (13.30 сәгатьтә), 1 февраль 10.00 сәгатьтә – Багайда, Надеждинода (13.30 сәгатьтә), 3е – Олы Урсакта (13.30 сәгатьтә), 4е – Олы Подберезьеда  (13.30 сәгатьтә), 5е –Федоровское­да (13.30 сәгатьтә),  6 февральдә Олы Кайбычта (13.30 сәгатьтә) уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X