Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

2021 ел – район юбилее елында үткән Сабан туеның баш батыры – Владимир Токсаров

Сабан туе бәйрәмен милли көрәш ярышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки борынгы бабаларыбыз да Сабан туенда бил алышкан.

Сабан туе мәйданында милли көрәш буенча ярышлар ун үлчәү авырлыгында алып барылды. Үсмерләр арасында Сабан туе батыры булып Олы Тәрбит авылыннан Николай Карлов калды. Аңа символик бүләк тәкә һәм скутер бүләк ителде.
Ир-егетләр арасында Кайбыч Сабан туенда берничә тапкыр баш батыр булып калган Владимир Токсаров үзенең иң көчле көрәшче булуын быел да раслады. 90 килограммнан артык үлчәү авырлыгында җиңү яулаган өчен ул кер юу машинасы белән бүләкләнсә, абсолют батыр калган өчен тәкә һәм “Позис” суыткычы тапшырылды.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X