Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

2021 елга Мөселман бәйрәмнәре

18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.

10 марттан 11енә каршы төн Мигъраҗ – Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Борак исемле ат сыман мәхлукка атланып, күкләргә, Аллаһның катына күтәрелүе. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз була.

27 марттан 28енә каршы төн Бәраәт кичәсе – мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14еннән 15нче төненә туры килгән кичә. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар.
13 апрель Рамазан – Һиҗри календарьның тугызынчы ае. Бөтен мөселманнар Рамазан аенда ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу, таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр бара.

8 майдан 9ына каршы төн Кадер кичәсе – Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27нче кичне әйтәләр). Бу – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә.
Ислам дине буенча Кадер кичәсендә эшләнгән изгелек мең ай эчендә кылынган яхшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

13 май Ураза бәйрәме – Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. 624 елда билгеләнә башлый. Бәйрәм алдыннан фитыр сәдакасы бирелә.

19 июль Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.

20 июль Корбан бәйрәме – Ураза бәйрәме тәмамлангач, 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

18 август Гашура көне – мөхәррәм аеның унынчы көне, бу сүз «гашәрә» тамырыннан, ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Гашура көнгә тагын бер көн өстәп ураза тоту фарыз.

17 октябрьдән 18енә каршы төн Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү Раббигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X