Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим кертелә

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буен-ча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Ка-бинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе уты-рышында шул хакта хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Шуны искәртәсем килә: янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чо-рда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен боз¬ган өчен административ җава-плылык ике тапкыр артачак. Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк», – диде докладчы. Аның сүзләренчә, әлеге чорда республикада торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. 
Махсус режим янгынга каршы сакны көчәйтүгә, янгыннар санын һәм алар-ның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән, дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары. Май бәйрәмнәрендә учак яккан өчен штрафларның күләме ике тапкыр артачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X