Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игелекле һөнәр ияләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлыйм. Безнең районда социаль яклау бүлеге, «Өмет» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге, авыллардагы социаль хезмәткәрләр, Картлар һәм инвалидлар йорты, Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге коллективлары үз эшләрен яратып башкара. Игелеклелек билгесе астында узучы бәйрәмдә без мәрхәмәтлелек, риясызлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтүче күркәм һөнәр ияләрен зурлыйбыз. Бу эш һәркемнең кулыннан килми, әлбәттә, аны башкалар турында кайгыртуга җаны-тәне белән бирелгәннәр генә башкара ала. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, яшәү рәвеше дә. Сезгә мохтаҗларга ярдәм итү, көчсезләрне саклау, яклау бурычы йөкләнгән. Ветераннар, инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, авыр тормыш шартларында калучыларның проблемаларын хәл итү сезнең аларга карата булган кайгыртучанлыгыгыз, һөнәри осталыгыгызга бәйле. Аларның сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашырга әзерсез, авыр чакта ярдәмгә килергә ашыгасыз, юату өчен кирәкле сүзләр таба аласыз. Кешеләргә аеруча җылы мөгамәлә, эчкерсез караш, түземлек сорый торган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм. Әлеге өлкәдә хезмәт итүче, бай һөнәри тәҗрибәгә, белемгә ия булган тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Сезгә сәламәтлек, изге эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев