Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Агростартап» җиңүчеләре арасында кайбычлылар да бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итте. Грантларның гомуми суммасы 159 миллион сумнан артык.

Крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү конкурсына Татарстанның 36 муниципаль районыннан 300 катнашучыдан 162 фермер 1,6-6 миллион сумга кадәрге грантка ия булды. Алар арасында Кайбыч фермерлары да бар. Турминскийдан мөгезле эре терлекләр симертүче Юрий Ермолаев, Кошманнан умартачылык белән шөгыльләнүче Раил Саттаров “Агростартап” җиңүчеләре.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтеп узганча, соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм кул эшен техникага алыштыру исәбенә агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләр саны шактый кимеде. Билгеле инде, аларны эшкә урнаштыру, керемен булдыру проблемасы барлыкка килә. Республикада моны хәл итү өчен үзара бәйле тулы чаралар комплексы эшли. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, аны эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын арттыруга, авылдагы тормыш рәвешен саклап калу-га юнәлдерелгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларның акчаларны максатчан тотуларын контрольдә тота һәм, грантның максатчан тотылмау һәм аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр, документлар тапшырылу фактлары ачыкланса, бирелгән грантларның бюджетка кире кайтарылырга тиешлеген искәртә. Бу хакта министрлык сайты хәбәр итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев