Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге “Татар кызы” бәйгесе үткәрде

Бәйге мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Оешма җитәкчесе Җәмилә Сәгыева әйтеп узганча, бәйге талантлы балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтүгә  шартлар тудыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, яшь буынга мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү максатында үткәрелә.

Кошман мәдәният йортында узган бу бәйгедә 8-11 классларда укучы тугыз кыз катнашты.
– Бүген район тарихында беренче тапкыр “Татар кызы” дип исемләнгән бик матур бәйрәм уза. Самимилекләрен, оялу¬ларын бер учка җыеп сәхнә түренә менеп баскан кызлар – бүгенге бәйгенең бизәкләре. Әлеге бәйге – ул уен, аның җиңелүчеләре булмаячак, чөнки болай да татар кызы исемен горур йөртәсез. Сезгә тапкырлыгыгызны, осталыгыгызны, сәнгатькә булган мәхәббәтегезне күрсәтергә тулы мөм¬кинлек биреләчәк, – диде жюри әгъзасы, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева.
Кызлар үзләре белән дә таныштырды, шигырь дә сөйләде, җырлап-биеп тә күрсәтте, татар халкының авыз иҗаты, гореф-га-дәтләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләре буенча да чыгыш ясады. Өйгә бирелгән биремне үтәп, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, чәкчәк кебек татар халык ризыклары да пешереп килгәннәр. Бәйге ба-рышында без аулак өй, йөзек салыш уеннарын да яратып карадык. Май чабу, Нәүрүз, Олы көннең ничек узуы турындагы күрене-шләрне дә күрсәттеләр, егетләрне армиягә озату кичәсендә дә бул-дык.
«Татар кызы» исеменә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Зөһрә Хәми-дуллина лаек булды. Кошман мәк¬тәбеннән Ләйлә Хәй¬ретдинова, Олы Урсактан Алинә Мифтахова, Чүтидән Камилә Солтанова, Иске Тәрбиттән Лилиана Тимофеева, Хуҗа Хәсәннән Руфинә Кана¬шова, Федоровскоедан Адилә Миңнуллина, Иске Чәчкабтан Илгизә Хөсәенова, Мөрәледән Илсинә Садриева лауреатлар булып таныл-ды. Җәмилә апалары Сәгыева кызларга киләчәктә дә татар кызы исемен горур йөртүләрен теләде, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кул куйган Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшыр-ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев