Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы башлыгы: "Республика көне белән!"
30 август – Республика көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән чын йөрәктән котлыйм. Бу – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәм. Район халкы бәйрәмне күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев