Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышты
Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 25 апрельгә уҗым культураларын тукландыру – 6000, күпьеллык үләннәрне тукландыру – 1500, күпьеллык үләннәрне тырма-лау – 9000, пар һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 22000 гектар мәйданда башкарылган. Барлыгы 2100 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән арпа – 1500 гектарда.
24 апрель көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Эшне “Дубрава” агрофирмасының Фе-доровское янындагы уҗым басуыннан башладылар. Район җитәкчесе Бо-рындык, Шүширмә, Арыслан, Багай, Надеждино, Кече Подберезье кырла-рында булды, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, механизаторлар белән очрашып, эш барышы, кайсы кырда нинди культуралар чәчүләрен, эш-челәрне тукландыру мәсьәләсен сорашты. Көннәрнең җылы, коры торуы игенчеләргә эшне югары темпларда алып бару мөмкинлеге бирә. Икенче як-тан караганда, эссе җил туфрактагы дымны киметә. Альберт Илгизәрович дым саклауга аеруча җаваплы карарга кирәклеген искәртте. Без барганда “Туган як – Агро” хуҗалыгында арпа культурасының соңгы гектарларын чәчәләр иде. Биредә ул 200 гектар мәйданны били. Әлеге хуҗалык 1 майга чәчүне төгәлләргә җыена. Башка хуҗалыкларда борчак, шикәр чөгендере чәчүгә дә керешкәннәр.
Районыбыз игенчеләре “Язның бер көне ел туйдыра” дигән мәкальне истә тотып эш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев