Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин врачларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтен белдерде

–Медицина хезмәткәрләренә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемия се Кайбычны да читләтеп узмады.

Авыруларның гомерен саклап калу өчен барыгыз да гаять зур җаваплылык тоеп эшлисез, –диде ул. – Безнең районда ачылган госпитальдәге “кызыл зона”да, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куеп, көн-төн пациентларыгыз яныннан китмисез. Махсус костюмнардан йөрү дә җиңел түгелдер. Сезнең ничек эшләвегезне, кеше гомере өчен көрәшүегезне, авыруларны савыктыру өчен бөтен көчегезне куюыгызны, аларны җылы сүзләрегез белән юатуыгызны, һәрберсенә киңәшләр бирүегезне мин яхшы беләм. Сез авыруларны дарулар белән генә түгел, җылы карашыгыз белән дә дәвалыйсыз. Мин сезнең алда түбәнчелек белән баш иям.

Альберт Илгизәрович медиклар янына буш кул белән килмәгән. Ул баш врач Гөлнара Сафиуллинага, вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче 29 хезмәткәргә Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Госпитальдән авыруларның өзелгәне юк.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге секретаре буларак, коллективка “Табибларга рәхмәт” дигән сүзләр язылган зур торт та тапшырды. Бу торт Яңа ел төнендә госпитальдә «кызыл зона»да коронавируслы инфекциягә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә дип махсус пешерелгән. “Бердәм Россия” партиясе COVID-19 пандемиясе башланган чорда ук “Врачларга рәхмәт” дип исемләнгән акция игълан иткән.

– Яңа ел бәйрәмен барыбыз да көтеп ала. Әмма медикларга бәйрәмнәрне еш кына эш урыннарында каршы алырга туры килә. Ковид госпиталендә эшләүчеләр дә айлар буена үз постында. Быелгы вәзгыять безне һәркөнне халык сәламәтлеге сагында торучыларның кадерен тагын да ныграк аңларга ярдәм итте. Авыруларның күңелендә бәйрәм рухы булсын дип, госпитальгә кабул итү бүлмәсен дә бизәдек, – диде партиянең җирле бүлегенең башкарма секретаре Рушания Лотфуллина.

Сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина үзләренә күрсәтелгән мондый хөрмәт өчен рәхмәтен белдерде.

– Әйе, быел медицина хезмәткәрләре киеренке шартларда эшли. Коллективның бердәм булуы мондый вакытта аеруча ачык күренә. Әлбәттә, район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән хөрмәт, ярдәм итәргә әзер торулары безне шатландыра. Сәламәтлек – зур байлык. Үз-үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, –диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев