Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Алина Давыдова: "Җырыбызга клипны Иске Тәрбиттә төшердек

Шушы көннәрдә популяр җырчылар, “Кряшен чибярләре” Марина Карпова белән Алина Давыдова башкаруындагы “Керәшен кызлары” җырының клибы зәңгәр экраннарга чыкты.

Җырны, инде узган көз табадан төшүгә үк, халык яратып кабул итте. Керәшен егетләре турында күп җырласалар да, кызлар-йолдызлар бераз читтә калып бара иде бит. Клип шул вакытта ук әзер булса да, кызлар өстәмә съемкалар төшерергә булганнар. Инде хәзер клип “ТМТV”, “Мәйдан” һәм “ТНВ” телеканалларының иң яхшы хит-парадларында беренчелектән төшмәсен өчен тавыш биреп торырга кирәк.
Төп героинялар белән кызыклы гына әңгәмә кордык.
- Керәшен кызлары турында җырлау идеясе каян килде?
Марина:

– Бервакыт концерттан соң, Алина миңа уртак җыр җырларга тәкъдим ясады. Шунда ук сүзләрен хуплап, аңа хит булырлык җырны күрсәттем. Җырны икәү башкару отышлырак. Бу - керәшеннең матурлыгы, темпераменты, харизмы күпкырлы икәнен күрсәтә.
- “Керәшен кызлары” җыры нагайбәк җыруын үзгәртеп язылган икән...
Марина:

– Әйе. Аның оригиналы Чиләбе өлкәсендәге Гөмбәй елгасы буенда урнашкан Сарашлы авылы турында иде. Әнием Башкортстанның Бакалы районы Шарашлы авылыннан. Бу җырны җырлаучы нагайбәкләрнең чыгышы да безнең авылдан булган. Шуның өчен, кайбер куплетларын Бакалыда яшәүче әбиемнән ишеткән юлларга алыштырдык. Барлык тыңлаучыга да аңлаешлы булсын дип, җырны Татарстан, керәшеннәрнең иң зур бәйрәме узучы Мамадыш районы, Җөри авылы, Нократ елгасы белән бәйләдек. “Баскан җирдән ут чыгара, эх, керәшен кызлары” дигән юлларны безгә Гөлфия Шакирова язды. Көен үзгәртмәдек, аранжировкасын гына заказ биреп ясаттык.
– Клипны кайда төшердегез?
Марина:

– Узган ел Җөридәге Питрау бәйрәмендә. Чәчәкле басулар Лаеш районыныкы. Клип белән халкыбызның бар каймагын, милли бәйрәмнәрен күрсәтәсе килде. Питрау 20 елга якын уздырылса да, аны мондый форматта күрсәткәннәре юк иде әле. Ул октябрьгә әзер иде, ләкин безгә юмор җитеп җитмәде. Яңадан уйлап,
өстәмә кадрлар төшердек.
– Өстәмә съёмкалар Кайбыч районында булган. Алинаның туган ягы булганга, бу төбәкне сайладыгызмы?
Алина
:
- Съёмкалар Иске Тәрбиттә узды. Авылны махсус күрсәтү түгел иде уйлар. Съёмкалар өчен биредә бөтен нәрсә бар бит, читтән эзлисе түгел. “Сәүдияр” керәшен ансамбленә, Галя әбигә, туганнарыма рәхмәт белдерәм. Әлбәттә инде, авылымның матурлыгы, урамнары төшкән кадрлар да клипка керде.


Марина:
– Әйе, ярдәм сораганда, күпләр безгә булышты. Барысына да рәхмәт. Шушы түгел мени инде ул бәхет?!
– Съёмкалар барышында кызыклы хәлләр дә килеп чыккан бугай...
Марина:
– “Муравей” мотоциклында көлкеле кадрлар төшерәсе идек. Бу матайны беренче тапкыр йөртеп каравым иде әле. Шуңамы, ватылды ул (елмая).
Алина:
– Шуннан соң, Радик абыем әллә никадәр ераклыктан мотоблок алып килде. Кызык өзекләрне шуның белән төшердек. Кер чайкау кадрларын оператор, балыкчы костюмы киеп, суга кереп төшерде. Анысын да Радик абый табып бирде.
Марина:
– Шулай итеп, мотоблок йөртергә дә өйрәндек. Чакыручы булса, бакча сукалап та бирә алабыз. Ләкин бик кыйбат хезмәт булачак инде бу (көлә).
– Клип популяр булырмы?
Алина:
– Акчаң булса, һәрбер җыр, клип популяр була ала. Ә без беркемгә дә салынмадык, булдыра алганча үзебез тырыштык. Минемчә, клип керәшеннәр арасында, һичшиксез, популяр булачак.
– Сезнеңчә, нинди ул керәшен кызлары?
Марина:

– Иң яхшылары. Безнең кызлар ут алар!
Алина:
– Чибәр! Миңа шулай диләр. Беркемгә дә сер түгел, мин яртылаш кына керәшен. Керәшен каныннан миңа эмоциональлек бирелгән: тиз кызучан, тиз сүнүчән, теләгемә ирешүчән, бернигә карамый, үземнекен эшлим. Шундый ул керәшен кызлары! Тагын уңган-булган да әле алар.


Кызлар белән Юлия ГУБИНА сөйләште,

источник 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алина Давыдова: "Җырыбызга клипны Иске Тәобиттә төшердек"