Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Алтын кырлар" агрофирмсында яңа директор

26 апрельдә Ульянково авылы мәдәният йортында “Алтын кырлар” агрофирмасына яңа җитәкче билгеләүгә багышланган җыелыш үтте.

Җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, кадрлар буенча генераль директор урынбасары Татьяна Чернова, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров катнашты. 
Хәзер “Алтын кырлар” агрофирмасы белән Ренат Мотыйгуллин җитәкчелек итәчәк. Ул 1964 елда Түбән Кама районында туган. 1986 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлын механизатор буларак башлап җибәргән Ренат Риянович авыл хуҗалыгы машиналары буенча слесарь, инженер, электр энергиясе белән тәэмин итү буенча цех начальнигы, хуҗалык директоры да булган. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Чистай районының “Юкәтау” җәмгыяте директоры булып эшләгән. Өйләнгән, ике баласы бар. Агрофирма белән моңа кадәр җитәкчелек иткән Эльвир Ямаев үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев