Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Апаста узган “Йолдызлык” фестивалендә Кайбыч талантлары да катнашты

Районыбызның талантлы егет-кызлары “Йолдызлык” фестиваленең Апаста узган зона турында катнашты.

Кайбычта сайлап алынган иң яхшы чыгыш ясаучылар гына зонада катнашу хокукын алды. Анда барлыгы 22 номер белән осталыкларын күрсәттеләр.
Ике көн буена дәвам иткән сайлап алу турында Иделаръягының җиде районыннан килгән балалар сәхнә тотты. Бу көнне Апас мәдәният йортында хөкем сөргән атмосфераны гади сүзләр белән генә аңлатып булмый. Балаларның шатлыгы йөзенә чыккан, барысы да матур сәхнә костюмнарыннан. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов та, опера сәхнәсе йолдызы, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да укучыларның алга таба да музыка дөньясы белән дус булуларын теләде, бу аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарта.
– Бер акыл иясе әйткәнчә, бернәрсә дә эшләмичә генә уңышка ирешеп булмый. Орлык чәчелмәгән кырдан уңыш алып булмый. Бүгенге фестиваль менә шушы сүзләрнең хаклыгын раслый, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
– Бездә талантларның иге-чиге юк һәм моңа бик шатланабыз. Шуңа да жюрига алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу бик авыр, – диде Зилә Сөнгатуллина. – Быелгы ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Безнең “Йолдызлык” инде күптәннән бу миссияне үтәп бара. Һәр бала үзенең туган телендә җырлый, сөйли, башка халыкларның биюләрен башкара, төрле милләт балалары бер-берсе белән дус яши. “Йолдызлык” – зур патшалык ул. Монда талантлы балалар үзенә күрә тәрбия дә ала. Бу хезмәт өчен аларның педагогларына, җитәкчеләренә рәхмәтем зур.
Концертны алып баручылар – Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Михайлова һәм «Радость моя» телевизион каналының режиссер-куючысы Дмитрий Платонов сәхнәгә яшь талантларны чакырып кына торды. Җиңүчеләр һәм лауреатларга бүләкләрне Зилә Сөнгатуллина, Равил Хисаметдинов, ТРның халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, телевидение алып баручысы Дмитрий Пивоваров, «Йолдызлык» фестивален үстерү буенча директор Айдар Гайнетдинов тапшырды.
Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Ралинә Әдиятуллина белән Ясминә Кәлимуллинаның (җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова) чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Талантлы кызларыбыз беренче урынга чыкты. Алар Казан шәһәрендә чыгыш ясаячак.
“Йолдызлык” сәхнәсендә –“Шатлык нуры” вокал ансамбле. Олы Кайбыч мәктәбенең талантлы кызлары – Раилә Садыйкова, Ралина Ибраһимова, Гөлназ Гайнуллина, Земфира Низамиеваны үз эченә алган бу ансамбль Татарстан турындагы җырны башкарганда, күпләр гүзәл республикабыз өчен горурланып утыргандыр! Кызларны фестивальгә музыка укытучысы Фаилә Мингазова әзерләгән. Алар икенче урынга чыкты һәм Казан шәһәренә чакыру алды.
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара! Шәп биюләре белән Төркия сәхнәләренә кадәр барып җиткән “Авыл денс” бию коллективы ул! Апаста узган “Йолдызлык” фестивалендә беренче урынны алулары бер дә гаҗәп түгел. Бу юлы чуваш халкының биюен матур итеп башкардылар. Казанда, “Пирамида”да җиңү яулап, иң зур бүләккә лаек булырга язсын аларга!
–“Авыл денс” коллективына быел “халык” исеме бирелде. Безгә сер бирергә ярамый хәзер. Бу коллективка кечкенә балалар да килеп кушылды. Остарып беткән биючеләр алдында югалып калмасыннар өчен, безгә икеләтә тырышырга кирәк”, – диде җитәкчеләре, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.
Хореографлары – Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин.
Олы Кайбыч кызы Алинә Гарифуллинаның да “Йолдызлык”та беренче генә тапкыр чыгыш ясавы түгел. Шуңа да сәхнәдә үзен ышанычлы тота, матур итеп сөйли, чын талант инде менә. “Алинә бию коллективына 6 яшендә килде. Кечкенә булса да, тырышлыгы, максатчан булуы белән үзенә җәлеп итте. Ул биюгә дә оста, нәфис сүзгә дә. “Конферансье» номинациясендә чыгыш ясау өчен аңа текстларны үзем язып бирәм, экспертлар белән дә киңәшләшәм”, – диде җитәкчесе Рамилә Әбләзова.
Хәзерге вакытта Казанда техникумда укучы һәм төрле бәйге- фестивальләрдә катнашучы Олы Кайбыч кызы Лилия Шамилеваны сәхнәдә үсте дисәк тә, һич ялгыш булмас. Әнисе һәм шул ук вакытта җитәкчесе дә булган Ләйсән Шамилева әйтеп узганча, ул “Йолдызлык” сәхнәсендә 6 яшеннән чыгыш ясый башлаган инде. Балалар бакчасында йөргән чагында ук музыка укытучысы Флера Фатыйхова зур сәхнәгә чыгарган аны. Мәктәптә укыган елларында мәдәният бүлеге хезмәткәре Светлана Зиядиева белән шөгыльләнгән. Җыр-моңга гашыйк кыз быел да фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм икенче урынга чыкты.
“Конферансье" номинациясендә лауреат булып танылучылар – Иске Чәчкабтан Ралинә Әдиятуллина һәм Ибраһим Шаһиев (җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова), Кичкееводан Ксения Козулькина (Алефтина Денисова), Колаңгыдан Егор Гурнович та (Зилә Җиһаншина) диплом һәм бүләккә лаек булды.
Фестиваль “Йолдызлык” дискотекасы белән тәмамланды. Беренче-икенче урыннарга чыгучылар хәзер Казанда чыгыш ясарга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев