Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Август -Кайбыч” җәмгыяте тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр өләшә

-

Бүген «Август-Кайбыч» җәмгыятенең кадрлар буенча белгече Ирина Григорьева һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче Илнур Әхмәтов Олы Кайбычта яшәүче, пай җирләре әлеге җәмгыятьтә булган тыл хезмәтчәннәренә, ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан тол хатыннарга Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннар бәйрәм бүләкләре өләште. 

Безнең җәмгыять район буенча әлеге категориягә караган 53 кешегә бәйрәм уңаеннан азык-төлек пакетлары әзерләде. Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүчеләргә шундый пакетлар тараттык. Алар арасында Фәүзия Гыйбадуллина, Сабира Гыйззәтуллина, Зәкия Бәдретдинова, Асия Кәлимуллиналар да бар, — диде Ирина Григорьева. 

Әбиләр сугыш чорында, ирләре сугышка китү сәбәпле, колхозда төрле авыр хезмәт башкарган, Бөек Җиңүне якынайту өчен үзләреннән лаеклы өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев