Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Август-Кайбыч» җитәкчесе: “Җиргә бик сакчыл карыйбыз”

Агымдагы елның сентябреннән районга яңа инвес тор килде һәм “Август-Кайбыч” агрофирмасы үз эшен актив рәвештә башлап җибәрде.

Хәзер ул Кайбыч районында иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, аның өлешенә сөрү җирләренең 65 проценты туры килә. Әлеге җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов эшчәнлекләре турында сөйләде.
– Александр Александрович, бездә предприятиегез оешуга әле күп вакыт узмады. Кайбычтагы эшчәнлегегезгә нинди дә булса йомгак ясап буламы әле?
– Районга килүебезнең беренче көненнән үк без көзге культуралар чәчүгә туфрак эшкәртүгә һәм 2022 елгы уңышка нигез салу максатында чәчү эшләренә керештек. Һава торышы мөмкинлек биргән яңгырсыз көннәрдә 4100 гектар мәйданда бодай чәчтек, туфракка ашлама керттек. Көнбагыш, бодай, арпа, рапс, кукуруз һәм күпьеллык үләннәр үстерергә планлаштырабыз. Агрофирмада эшне профессиональ дәрәҗәгә күтәрәбез, алдынгы тәҗрибәгә таянабыз. Безнең предприятие составына кергән фермаларның торышы сыйфатлы продукция алу өчен яраксыз иде. Хәзерге вакытта терлекләрнең баш санын оптимальләштерү бара, комплекслы ветеринария чаралары һәм рационны яхшырту гамәлгә ашырыла. Бу инде булган малларның уртача продуктлылыгын тәүлегенә 5-6 литрдан 10 литрга кадәр һәм аннан да күбрәккә арттырырга мөмкинлек бирде. Ярты ел эчендә бер сыердан уртача тәүлеклеклек савымны 17-18 литрга җиткерергә җыенабыз.
– Сезнең катнашыгыз белән районда нинди үзгәрешләр күзә теләчәк?
– Яз җиткәч, иске, түбән җитеш терүчән фермаларга алмашка 3400 баш савым сыерына исәпләнгән заманча товарлыклы сөтчелек комплексы төзелешен башлыйбыз. Аларның гомуми баш саны алты меңнән артачак, 140 эш урыны булдырыла. Комплекс автоматлаштырылган булачак һәм бу терлекчеләрне авыр физик хезмәттән азат итәргә мөмкинлек бирә. Савым көтүен мул сөт бирүче нәселле терлекләр белән комплектлауны күздә тотабыз.
Болардан тыш, продукцияне саклау өчен складлар, ашлык чистарту комплекслары төзү һәм тирә-юньне төзекләндерү күздә тотыла. Шул ук вакытта административ бина, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау остаханәсе, ягулык-майлау материаллары склады һәм техниканы саклау мәйданчыгы төзеләчәк.
Игенчелек тармагы заманча югары җитештерүчән техника һәм дөнья таләпләренә җавап бирерлек күп функцияле агрегатлар булуын таләп итә. Машиналарның яңа буыны механизаторлар өчен күпкә уңайлырак. Аларны заманча техникада эшләргә өйрәтәчәкбез. Хәзер бу вакансияләргә эшчеләр туплау бара.
– Хезмәткәрләрегезгә нинди шартлар тәкъдим итәсез?
– Агрофирма эшчәннәренә аена ике тапкыр вакытында хезмәт хакы түләнә. Эш нәтиҗәләре буенча ел саен өстәмә премия каралган. Хезмәткәрләр агрофирма хисабына кайнар төшке аш белән тәэмин ителә, кыр эшләре чорында механизаторларга азык-төлекне кырга илтәбез. Беренче көннәрдән җылы вахта оештырдык. “Август”ның барлык агрофирмаларында каралганча, химик препаратлар белән эшләүчеләрне ел саен Татарстанның иң яхшы шифаханәләренә ял итәгә җибәрә без. “Август-Кайбыч”та механизаторларны да ял йортларына җибә рү планлаштырыла.
– Җирдә ничек эшләячәгегез турында тулырак сөйләгез әле.
– Җир – безнең иң кыйммәтле ресурсыбыз, шуңа да аңа сакчыл карыйбыз. Без эшләгән No-Till* агротехнологиясе, классик сөрү белән чагыштырганда, туфрак өчен сакчылрак. Бу вакытта җир катламы әйләндереп капланмый, техника азрак урыннардан үтә. Нәтиҗәдә, туфрак катламының структурасы һәм аның экосистемасына зыян килми. Урып-җыю тәмамлангач, җир өстендә мүлчә калдырабыз, ул табигый юл белән таркала һәм корылык вакытында да дымны озак сакларга ярдәм итә. Акрынлап, туфракта органик ашлама күбрәк туп лана.Талчыккан җирләрнең уңдырышлылыгы арта башлый. Моннан тыш, No-Till агротехнологиясе су һәм җил эрозиясе барлыкка килүгә комачаулый.
– Уңышны арттыру өчен химик препаратлар кулланыламы? Чөнки сезнең инвестор – үсемлекләрне саклау чараларын җитештерә.
– Безне гамәлгә куючы “Август” фирмасы акционерлык җәмгыяте үсемлекләрне саклау чараларын җитештерә, алар халыкара стандартларга туры килә, аңа дөнья базарларында да ихтыяҗ бар. Болар – тармакның алдынгы галимнәре тарафыннан эшләнгән югары сыйфатлы препаратлар. Җитештерүнең экологик куркынычсызлыгы
халык ара система буенча контрольдә тотыла һәм барлык этапларда да лаборатор контроль уза. Агрофирмаларда җитештерелгән продукция дә азык-төлек максатларында кулланырга яраклылыгы буенча сыйфаты ягыннан куркынычсызлыгына ныклы контроль уза. Без башкарган барлык эшләр дә фәнни якын килүгә һәм тикшерелгән практикага таяна, чөнки без югары дәрәҗәдәге белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинлегенә ия. “Август” компаниясенең хуҗалык итү районнарында актив социаль сәясәт алып баруын да билгеләп үтәм. Районда әле дүртенче генә ай эшләвебезгә карамастан, хәйрия максатларына 2 миллион сумнан артык акча күчердек. Социаль программа киләсе елда да дәвам итәчәк.
– Предприятие коллективы елны нинди кәеф белән тәмамлый?
– Алда – зур планнар, эшләя чәкбез!

*(ингл."сөрмичә генә эшкәртү")
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев