Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авыл фельдшерларына машиналар бирелде

Район үзәк сырхауханәсенең автопаркы тулысынча яңартылды.

Илебез һәм республика җитәкчелеге сәламәтлек саклау учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының төп өлешләренең берсе булып тора.
Баш табиб Гөлнара Сафиуллина хәбәр иткәнчә, ике ел эчендә районның сәламәтлек саклау өлкә сендәге беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча 13 автомобиль – дүрт “Форд” микро автобусы, җиде “Ларгус”, “Лада Гранта” һәм УАЗ “Патриот” кайткан. Автотранспорт белән тәэмин итү медицина ярдәме күр сәтүнең сыйфатын яхшыртуга, авыруларны тиз арада сырхауханәгә китереп җиткерүгә юнәлдерелгән.
Шушы көннәрдә Гөл нара Сафиуллина район үзәгеннән ераграк урнашкан авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләренә медицина модуле куелган “Лада Ларгус” автомобильләре ачкычларын тапшырды. Машиналар фельдшерлар Галина Турова (Олы Подберезье амбулаториясе), Гөлнара Борһанова (Олы Урсак), Марат Ситдыйков (Чүти) һәм Любовь Батмановага (Байморза) бирелде.
– Авыл фельдшеры өчен махсуслаштырылган автомобильләр бирелү зур бүләк ул. Безгә авырулар янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында барырга туры килә. Үзем Кыр Буасы авылында яшәгәч, Байморзага үз машинамда йөрдем. Медицина сумкасын күтәреп җәяү чыгып киткән чакларым да күп булды. Руль артында 2013 елдан бирле үзем йөрим, – диде Любовь Георгиевна.
Тәҗрибәле медицина хезмәткәре ике йөздән артык кеше яшәгән өч авыл халкына хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры булып 2000 елдан бирле эшли. Аңа кадәр Турминский сырхауханәсендә хезмәт куйган.
Санитар автотранспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен сырхауханәгә алып килү, дарулар алып кайту
өчен бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X