Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Багай авыл җирлегендә яшәүчеләр Иркутск өлкәсенә гуманитар посылкалар җибәрде

Багай авыл җирлегендә яшәүчеләр Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән өченче посылкаларын җибәрделәр инде.

Көтмәгәндә йорт-җирсез калу, эшләп тапкан малыңнан колак кагу зур бәла ул, андый авыр хәлне беребезгә дә күрергә язмасын иде. Су басу нәтиҗәсендә авыр хәлдә калучыларга ярдәм итүчеләр арасында Кайбыч районы кешеләре дә булуы бездә чит кеше кайгысына битараф булмаган ке-шеләр яшәве турында сөйли. Хәйриячелек күбебезнең канына сеңгән. Багай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең дә бер белмәгән кешеләргә ярдәм кулы сузу-лары мактауга лаек күренеш. Бу юлы да алар үзләре бер тапкыр да барып карамаган ерак Иркутск якларына урын-җир, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек җибәрделәр.
– Хәйриячелек акциясендә барлыгы 12 кеше катнашты. Аларның саны та-гын да артыр дип уйлыйм, чөнки акция дәвам итә. Почта элемтәсе узелы начальнигы Оксана Чиклеева посылкаларны тиешле адрес буенча җибәрде, – диде Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев