Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Багай фермасында кышлату чоры уңышлы дәвам итә

Терлекчелек тармагында кышлату чоры уңышлы дәвам итә.

Алар алдына салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела.Терлекчелек тармагында эш җиңелләрдән түгел. Башкалар тәмләп йоклаган вакытта алар таң әтәчләре дә уянганчы эшкә китә.
“Алтын кырлар” агрофирмасының Багай фермасында безне баш зоотехник Рафис Вәлиев һәм ферма мөдире Владимир Дмитриев каршы алды.
– Әлеге фермада исәпләнүче 650 баш мөгезле эре терлекнең 443е –сыерлар. Савымчылар көненә дүрт тонна сөт җитештерә. Бүгенге көндә бер сыердан 11,7 килограмм сөт савалар. Узган ел бер сыердан 3524 килограмм сөт савылды. 2020 елда сөт җитештерү күрсәткечен күпкә арттыра алдык,– диде Рафис Вәлиев.
Әңгәмәбезгә Владимир Дмитриев та кушылды.
– Коллективта эшләүче 22 терлекченең җидесе савымчы. Алар алны-ялны белми эшли, чөнки алмаш савымчылар юк. Фермага килергә атлыгып тормыйлар шул. Группаларда 57-68 баш сыер исәпләнә. Савылган сөт сөтүткәргечләр аша сөт цехына җыела. 30 градустан артык салкыннар булганда да көндәлек режимда эшләдек. Гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. Терлекчеләр дә, операторлар да үз эшләрен белеп башкаралар, – диде ул. – Җәйге чорда фермаларда косметик ремонт ясалды. Терлек азыгы да җитәрлек. Рацион буенча бер сыерга көненә 20 килограмм сенаж, 17 килограмм силос, берәр килограмм салам, патока, 4 килограмм фураж, 0,81 грамм тоз бирәбез. Сыерларның баш санын таналар исәбенә арттырабыз. Тәҗрибәле савымчы Тамара Шулаева беренче тапкыр бозаулаган 68 танадан үзенә аерым группа туплады. Алар ярдәмендә сөт җитештерү тагын да артыр дип өметләнәбез.
Кышлату чоры җаваплы hәм мәшәкатьле вакыт. Җитмәсә, салкыннар өстәмә кыенлыклар тудыра. Терлекчеләргә уӊышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев