Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Барыгызга да мең рәхмәт

Якыннарыбыздан мәңгелеккә аерылу – бу тормышта безнең өчен иң олы сынаулардан.

Бакыйлыкка күчкән кадерлеләребез өчен йөрәк аеруча нык сызлана. Кече Кайбыч авылында яшәгән дөньядагы иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Фәридә Абделхак кызы Яруллинаны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, газизебезне соңгы юлда озатуда ярдәм иткән авылдашларга, күршеләргә, туганнарга, кода-кодагыйларга, хезмәттәшләргә, дусларга, безне хөрмәт итеп килүчеләргә, дин әһелләренә, җир куенына иңдергән кардәшләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай барчагызга да озын, тигез, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге, җан тынычлыгы бирсен. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кадерле кешебезнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын.

Тормыш иптәше, балалары, килене, кияүләре, оныклары.
Кече Кайбыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев