Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Барыгызга да рәхмәт

Дөньядагы иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез Владимир Алексеевич Марфинны аяусыз үлем арабыздан алып китте.

Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, якын кешең белән саубулашканда таянырлык туганнарың, якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Ихластан кайгыбызны уртаклашкан, соңгы юлга озатырга килгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә: авылдашларга, туганнарга, дусларга, райондашларга, бергә эшләгән хезмәттәшләренә мең-мең рәхмәтләр яусын.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын.

Марфиннар гаиләсе,
Ульянково авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев