Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бай тарихлы Кайбычта төбәкне өйрәнү музее булачак

Элеккеге хәрби комиссариат бинасын музей итеп үзгәртеп корырга җыеналар.

Олы Кайбычта Галия Кайбицкая исемендәге музей бар инде. Ул ачылган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр анда кемнәр генә булмаган. Үзебезнең Татарстаннан җитәкчеләр, фән һәм сәнгать эшлеклеләре генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Казахстаннан да делегация килгән иде. Тукай эзләре буйлап дим, чөнки Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Тукай белән тыгыз бәйләнештә булган. Бу музейда опера сәхнәсе йолдызының шәхси әйберләре, аның иҗатын чагылдырган башка төрле экспонатлар да күп. Әмма Кайбычның тарихын, сугыш чоры елларын, данлы үткәнен, тирән эз калдырган күренекле шәхесләрен, бүгенгесен чагылдырган экспонатларга анда урын җитми. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Шуңа да туган якны өйрәнү музеен ачу зарурлыгы килеп басты. Бу музей киләчәк буыннар өчен кирәк. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш җәмгыяте җитәкчесе Равил Җәләлиев булачак музей бинасын карады. Алар бинаны эчтән һәм тыштан ремонтлау, нинди төзелеш материаллары кулланылачагы турында фикер алышты.
– Әлеге бина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үзгәртеп корыла. Финанслар республика бюджетыннан бүлеп бирелә, – диде Альберт Илгизәрович. – Кайбычка төбәкне өйрәнү музее бик кирәк.Чөнки Галия Кайбицкая исемендәге музейга барлык экспонатлар да сыймый. Авылларда халыкның көнкүрешен, борынгы эш кораллары, кием-салым, хәтта авыллар тирәсендә табылган мамонт сөякләре дә бар. Аларны, район музеена урнаштырып, килгән кунак­ларга да күрсәтергә мөмкин булыр иде.
Туган җиребез тарихы белән тирәнтен кызыксынучы Рәмис Хәялиев, тирә-күрше районнарның музей директорларын да бирегә чакырып, урында киңәшләшергә тәкъдим итте. Башкалар да бу тәкъдимне хупладылар. 
Якын киләчәктә Кайбычның үзендә төбәкне өйрәнү музее булачагына хәзер ныклы ышаныч бар. Ремонт эшләрен башлап җибәрү өчен тендер үткәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бай тарихлы Кайбычта төбәкне өйрәнү музее булачак