Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Байморза авылында митинг узды

Байморзада авыл халкы клуб каршындагы һәйкәл янына җыелды.

 Җиңү көненә багышланган митингны Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков башлап җибәрде. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Байморзалыларны Җиңү бәйрәме белән район башлыгы исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов килгән иде. Байморза башлангыч мәктәбе укучылары концерт куйды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә веноклар, чәчәк бәйләмнәре салдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X