Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бөек Җиңү көне уңаеннан Бортас авылында митинг уздды

Авыл халкын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул җиңүчеләр буынына тирән рәхмәтен белдерде.

-Сугышының ачысын-төчесен күргән ветераннарга, тылда тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тирән рәхмәтемне белдерәм. Өлкән буын кешеләренә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр кебек тоела. Илләребез тыныч булсын, барыгызга да ныклы ныклы сәламәтлек телим,- диде Альберт Илгизәрович.
Бәйрәм тантанасын алып баручы мәдәният хезмәткәре Гөлшат Галимова әйтеп узганча, Бортастан сугышка 117 кеше киткән, шуларның 73е генә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан. Сугыш каһарманнарының барысының да исемнәре һәйкәлгә язылган. Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да авыл халкын Җиңү көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев