Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышы елларында Чүти мәктәбендә бөтен класска бер генә әлифба булган

Казан губернасының Цивиль өязендәге Чүти авылында ике мәхәллә булган. 1902 елда төзелгән мәчетнең мулласы – Мөхәммәтзариф Җәләлетдинов.

Алдынгы карашлы имам-хатыйп Шәрәфетдин Бәширов үзенең мәхәлләсендә, дин сабакларыннан тыш, арифметика, география һәм башка фәннәрдән дә укыта. Ул мәхәлләдә җәдид мәдрәсәсе дә ачкан. Анда 1906-1907 елларда якташыбыз Зариф Бәшири дә укыткан.Чүти мәдрәсәсе губерна хакимиятендә борчу тудырган. Анда еш кына тентүләр дә үткәрелгән, берничә тапкыр ябарга да тырышканнар. 1911 елның 17 октябрендә Шәрәфетдин Бәширов вазыйфасыннан читләштерелә. Мәдрәсә мәктәп бинасы составында 1994 елга кадәр укучы балаларга хезмәт итте. Анда 1-3 сыйныф балалары укыды. Октябрь революциясеннән соң, мәдрәсә ябылу сәбәпле, балаларны укыту туктатыла. Авылда 1927 елда гына башлангыч мәктәп ачыла һәм анда Фатыйх Шәрәфетдин улы Бәширов укыта башлый. Ә инде 1930 елда мәктәпне тулы булмаган мәктәп – крестьян-яшьләр мәктәбе итеп үзгәртәләр.

Бөек Ватан сугышы чорындагы мәктәп
Бөек Ватан сугышы башлануга,мәктәбебез укытучы- укучыларын “Ватан куркыныч астында” дигән  куркыныч сүзләр хафага сала. ”Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, балалар һәм укытучыларны да бер максатка – дошманны җиңүгә берләштерә.
Бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган укытучы, олы дәрәҗәләргә ирешкән олы шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Алиев сугышның беренче көне турында болай дип искә ала иде: “Июнь аеның кояшлы матур көне. Авылдан ерак түгел Сөләйман утарында иген киптерү өчен ындыр табагы ясыйлар.Эш кайнап тора. Әтием Галәветдин шунда эшләгәнгә, мин дә аларга булышам. Төш алдыннан ат алып килергә дип, авылга кайтарып җибәрделәр. Мин кайтып җиткәндә, сугыш башлану турындагы хәбәр бөтен Чүтигә таралган иде.”
Авылга иң беренче повестка яңа гына педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап кайткан Шәйхулла Гыйният улы Козловка килә. Озак та үтми, тагын биш укытучы – Хәлим Гаделҗан улы Гаделҗанов, Вәли Биәмәт улы Биәмәтов, Хәлим Минзәкрәм улы Рәхимов, Кашшаф Суфьян улы Суфьянов, Хәлим Ханбик улы Ханбеков яу кырына китә. Аларны Казанга кадәр машина белән Сөнгать бабай Козлов озата бара. Татвоенкомат янындагы аерылышу мизгелләрен ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңелендә йөртә.

Укытучыларның данлы исеме онытылмый
Чүтидә сугышка кадәр үк инде жидееллык мәктәп була. Ир укытучылар сугышка китеп беткәч, мәктәп хатын-кыз укытучылар кулына кала. Сыйныфлар салкын, манып яза торган каралар туңып китә, өс киемен салып утырырлык түгел. Олы яшьтәге укытучы Михаил Филиппович Филиппов рус теленнән укыта, ә хатыны башлангыч сыйныфта белем бирә. Авылдашларымның күңелендә икесе дә яхшылыклары, сабыр¬лыклары,тирән белеме булулары белән истә калган. “Филиппов абый матур итеп скрипкада уйный иде. Кара (чернила) ясарга әйбер булмагач, ул безгә корымнан, я агач каерысыннан кара ясарга өйрәтте”,  – дип сөйли иде аның турында Нурулла Алиев. Мәктәп музеенда сакланучы 1940-1945 еллардагы мәктәп журналлары да Нурулла абыйның сүзләрен раслый. Иске мәктәпне сүткән вакытта, иң арттагы шкафларның берсеннән табылды ул журналлар.Аларның битләрен саклык белән генә ачам. Авылымда ул вакытта укучылар бик күп булган икән. Кырыгынчы елларда белем алган укучылар исемлеге шактый озын. Кәгазьнең сыйфаты да яхшы булган – бүгенге көнгә кадәр саргаймаган.1941-1945 еллардагы язмалар юка дәфтәр битләреннән тора, укучылар исемлеге дә кыскара бара.Анда ул елларда укыткан укытучыларның исем-фамилияләре дә язылган.1941 елдан соң һаман берүк хатын-кызлар фамилияләренә юлыга башлыйсың. Журналдагы билгеләр дә гарәп шрифты белән түгел, “2”ле –плохо, “3”ле –посредственно, “4”ле–хорошо, “5”ле отлично дип язылган.

Пионерлар һәр эштә дә булдыра
1941 елның җәендә укучылар һәм укытучылар кыр эшләренә тартыла. Мәктәп директоры Хәлил абый Хәйруллин язмаларыннан күренгәнчә,мәктәптәге 338 укучының 185е кыр эшләрендә актив катнаша. Алар барлыгы 3612 хезмәт көне эшлиләр. Колхоз эшеннән бер генә укытучы да читтә калмаган. Пионерлар, колхозда эшләү белән беррәттән, мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә дә катнашкан. 7 август көнне, мәктәпкә җыелып, ремонт эшләре башлап җибәрәләр. Егетләр, мич чыгару өчен, кирпеч ташый, туфрак сала, кызлар классларны юа, җыештыра, тәрәзәләр куялар. Мәктәп тиз арада яңа уку елына тулысынча әзерләнеп бетә.
Бөек Ватан сугышы елларында дару үләннәре җыюның әһәмияте тагын да арта. Пионерлар сугыш елларында аптекага 257 килограмм дару үләне җыеп тапшыра. 1943  елда, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү максатыннан, колхоз мәктәпкә 8 гектар җир участогы бүлеп бирә. Анда арыш, солы, борчак культуралары чәчелә, бәрәңге һәм яшелчәләр утырталар. Бу җирдә укытучылар һәм укучылар тырышып эшли. Хәзерләнгән продуктлардан кайнар аш пешерә башлагач, укучыларның дәрескә йөрүе яхшыра. Укучылар бу участокта һәр кыш саен кар тота, тирес чыгара, уңдырышлылыкны арттыру өчен көчләрен кызганмыйлар. Сугыш чорында республика укучылары арасында тимурчылык киң җәелә. Чүти мәктәбе укучылары да бу хәрәкәттән читтә калмый.Алар ирләре фронтка киткән гаиләләргә ярдәм итә, су ташый, салам алыпкайта. Сугыш елларында укучылар һәм укытучылар фронтовик балаларына бик зур ярдәм күрсәтә. Бу хакта без музейдагы “Бөек Ватан сугышы елларында Чүти мәктәбе”дигән җыентыктан укып белдек. Мәктәп коллективы балаларга әйберләр җыю айлыклары оештыра. Мондый айлыклар, гомумән, республика күләмендә үткәрелгән. Бу хакта “Социалистик Татарстан” газетасының 1980 елның 9 май санында дөнья күргән “Тыл – фронтка” рубрикасында менә ничек языла: “1944 елның 15 ноябреннән 16 декабренә кадәр республикада фронтовик балаларына, мәктәпләргә һәм балалар йортларына ярдәм айлыгы уздырылды. Бу чорда 1505519 сум акча кертелде”.

Ачлы-туклы мәктәп еллары
Күпме генә чаралар күрелсә дә, фронтовик балалары тиешенчә мәктәпкә йөри алмый. Чөнки аларның өс-башына булмый. Чыннан да, ул елларда укыту бик авыр шартларда бара. Кием-салым начар булуы өстенә, балаларның ашарына да җитәрлек булмый, китап-дәфтәрләр җитешми. Укытучы Михаил Филлипов истәлекләреннән: “Әле дә хәтердә: беренче класста 43 укучыга нибары бер әлифба китабы бар, язарга да үзебез сызып ясаган дәфтәрләр генә. Өлкән класс укучылары иске китапларына язып куялар. Мәктәп иске, салкын, ягарга утын да җитәрлек түгел. Кыш вакытында, көннәр кыска булу сәбәпле, караңгыга калып укытырга туры килә. Җиделе, унлы лампадан төшкән яктылык бик начар иде”.
Сугыштан соң, Чүти авылы мәктәбендә татар теленнән ничәмә-ничә буын балаларга белем биргән,олы хөрмәткә лаек укытучы Камилә апа Алиева ул елларны болай искә ала: “Тормыш никадәр авыр булса да,  халык шәфкатьле, ярдәмчел иде. Авыру, карт, эшләргә хәленнән килми торган кешеләргә булыша идек. Мәсәлән, Гайнулла бабай белән Гайшә әбигә булышуыбыз истә калган. Аларның дүрт малайлары да сугышта һәлак була. Үзләре карт, өмәгә йөри алмыйлар. Бер төркем кеше жые¬лып, бәрәңгеләрен утыртып бирдек. Гайшә әби өмәчеләрне борай боткасы белән сыйлады. Үзләренең бакчалары башына берәр сутый чамасы борай чәчәләр иде.”
Балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашларыбыз, мәктәптә укыйсы урынга, эшләргә мәҗбүр булалар. Хөкүмәтебез аларны да игътибардан читтә калдырмый, өлкәннәр белән беррәттән, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкли.
Олы яшьтәге карт укытучыны Филиппов абый дип йөртәләр. Ул балаларга рус теленнән белем биргән,тормыш иптәше (аны карт апа дип йөрткәннәр) башлангыч сыйныфларны укыткан. Алар икесе дә шул чор балаларының күңелләренә яхшылыклары, сабырлыклары, көчле укытучылар булулары белән кереп калган. Сугыш вакытында Иске Тәрбиттән яшь егет Леонид Ефремович Овечкин рус теленнән укыта.1947-1953 елларда Соравылдан Афанасий Миронов директор вазифасын башкара.1953-1957 елларда мәктәпне Олы Тәрбиттән Егор Тимофеевич Смирнов җитәкли.1960 елда җидееллык мәктәп сигезеллыкка әйләнә. Чүти мәктәбен тәмамлагач, балалар сигез чакрым ераклыктагы Иске Тәрбит мәктәбенә җәяү йөреп урта белем ала.Тормыш авырлыклары кайбер балаларның белемгә сусавын сүрелдермәгән. Алар югары уку йортларында да укыган.
1959 елда Чүти урта мәктәбе директоры итеп Нурулла  Алиев билгеләнә. Балаларга төпле белем бирердәй мөмкинлекләр юк. Класслар аерым-аерым янкормалар белән ясалган. Балалар катнашында чаралар үткәрергә кирәк булса, урын юк. Нурулла абый, капиталь ремонт акчаларына, мәктәп участогында яшелчә үстереп җыелган акчага, арзанрак бәягә төшереп, дүрт класслы зур гына залы булган мәктәп төзергә уйлый. Әлбәттә, аның бу хыялы тормышка аша. Башта проект эшлиләр, аннан соң, укытучылар һәм укучылар көче белән, фундаментка таш чыгаралар. Шулай итеп, 1962 елда, чагышырмача арзан бәягә төшерелеп, мәктәп сафка баса.
Мәктәпнең залы иркен булганлыктан физкультура дәресләре, җыелышлар, очрашулар шунда уза. Авылда гына түгел, районда да, беренчеләрдән булып, җылылык системасы белән тәэмин ителә. Мәгариф министрлыгына үзләре барып, спорт җиһазлары, күрсәтмә әсбаплар алуга ирешәләр. Моңа мәгариф бүлегеннән килгән комиссиянең исе китә, чөнки бу кадәр җиһаз районның үзендә дә булмый. Химия кабинетына приборлар, реактивлар ТР Фәннәр Академиясеннән бирелгән була. Нурулла абый турында җылы хатирәләр генә саклана. ”Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә”, –дип әйтергә яраткан. Ул ”Белем” җәмгыяте белән җитәкчелек итте, лекцияләр укыды. Аның тирән белеменә, хәтеренең яхшы булуына сокланып карыйлар иде. Мактау кәгазьләре күп иде, «Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемне дә горур йөртте.
Алтмышынчы- сиксәненче елларда мәктәптә үз фәннәрен тирәнтен белүче укытучы гаиләләре, сугыш утын кичкән педагоглар эшләгән. Алар көндез укытса, кичен төрле җыелышлар үткәреп, колхозга ярдәм иткән.Ул еллардагы укытучылар:
Хәйруллин Хәлил, Наҗия апа (чит тел,рус теле)
Хәсәнов Сабир, Рәхилә апа (директор, география,татар теле);
Алиев Нурулла, Камилә апа (директор, химия, татар теле);
Мутыков Гыйният, Мария апа (математика, башлангыч сыйныфлар);
Сабиров Нигъмәтҗан, Валентина апа (физкультура, рус теле);
Мингалиев Вәли, Гөлсирә (директор, математика, биология).
Мәктәптә ир-ат укытучылар да күбәя. Вәгыйз Бәширов, Гата Хәйруллин – математика укытучылары. Иске Тәрбиттән, Соравылдан, Мәлкидән бик күп укытучылар килеп эшләгән. Башлангыч сыйныфларны Миңнегөл Гайнуллина, Минхәят Гайнуллина, Моряк Гайнетдинов, Дарья Осипова, Мария Данилова (Мәлки), Дарья Скворцова (Соравыл), Гөлнур Низамиева, Равия Хантимерова (Олы Кайбыч) укыткан. Бу чорда Мәлкидән Александр Яковлев, укыту эшләре буенча завуч Арсентий Малов– химиядән, Олы Тәрбиттән Валерьян Драндров– биологиядән, Кувшиновлар гаиләсе, Соравылдан Афанасий Миронов математикадан белем биргән. Аларның сафын Сәгыйдә Насыйрова (рус теле,немец теле), Рушания Хәсәнова, Наилә Хәсәнова, Рәхилә Сабирова (татар теле), Марат Хәсәнов (математика, физика), Рәшит Вильданов, Славик Аввакумов (физкультура), Анна Драндрова (математика), Нәфисә Сабирова (тарих) кебек яшь укытучылар тулыландырган.
60-70 нче елларда мәктәптә укучыларның саны 300гә җитә. Кайбер сыйныфта балаларның саны 34әр була. Алар колхозга да булышкан, пионерлар кырда эшләүчеләргә концертлар куйган. 1975 еллар. Урта белеме яшьләр аз булганлыктан, халык мәгарифе бүлеге авылларда кичке мәктәпләр ачу турында карар чыгара. Ул Чүтидә, Олы Тәрбиттә дә ачыла.Укытучылар күрше авылга төнлә йөреп укыталар.
1985 елда Чүти мәктәбе сигезеллыктан урта мәктәпкә әйләнә. 1996 елда 164 балага исәпләнгән ике катлы яңа мәктәп ачыла. Китапханә, спортзал, ашханә, 12 класс- комплектын үз эченә ала ул. Олы Тәрбит укучылары да монда йөреп укый. Укыту эшләре буенча завуч Фидания Камалова берничә директор белән уртак тел табып эшли. Ул үз эшенең остасы, таләпчән булуы белән шул чор укытучыларының хәтеренә кереп калган. Бу вакытта инде мәктәп югары белемле укытучылар белән тулылана. Эльхамия Әхмәтуллина, Галина Хәйретдинова, Фатыйма Бикбова (математика), Галия Әхмәтшина, Фидания Камалова, Резедә Сәлахетдинова (рус теле), Фәния Шурбина, Галина Хәсәнова (башлангыч сыйныфлар), Эльза Журавлева, Халидә Тимершина, Хәсби Хәйретдинов, Вәли Сабиров (биология), Фәридә Козлова (физика), Ренат Сәлахетдинов (тарих), Асия Мингалиева (кызларны уңган хуҗабикә серләренә өйрәтүче) яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә көчләрен кызганмыйлар. Бу вакытта мәктәп директоры Янузы Михайлович Чумарин була. Ул 1987 елда директор булып эшли башлый. Аны кешелекле, тирән белеме булуы өчен хөрмәт иткәннәр.
Мәктәп белән география укытучысы Рәис Гарәф улы Хөснетдинов җитәкчелек итә башлый. Яшь, энергияле, күпне белергә омтылучы директор мәктәпнең тагын да чәчәк атуына үзеннән зур өлеш кертә. Фонтан барлыкка килә, мәктәп гөлбакчага әйләнә. Кече фермада сыер тотып, укучыларны сөт, катык, эремчек, корт, ит ризык¬лары белән тәэмин итеп торалар. Югары категорияле укытучы үз фәненең остасы. Моны укучыларының ирешкән уңышлары дәлилли.
2014 елда директор итеп Лариса Георгиевна Бухарова билгеләнде. Ул үзе күрше Мәлки авылыннан, Чүти мәктәбе тарихындагы беренче хатын-кыз директор.Тирән белемле,эрудицияле,зур оештыру сәләтенә ия булган шәхес. Былтыр мәктәбебезгә капиталь ремонт та ясалды. Хәзер белем йорты танымаслык булып үзгәрде.

Гөлнур ХӘММӘТШИНА,
Чүти мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев