Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Белем иленә хәерле юл!

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, Гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:

– Кадерле балалар, ата-аналар! Хөрмәтле коллегалар, педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары, муниципаль белем бирү оешмалары җитәкчеләре! Мәгариф бүлеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Белем көне һәм 2021-2022 уку елы башлану белән котлыйм. Сезнең кайсыгыздыр өчен, кадерле балалар, бу уку елы беренче, кемгәдер соңгы, ә кем өчендер чираттагысы. Ләкин сезнең һәрберегез өчен бу –ачышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына ишек ача торган бәйрәм. Бу уку елы барлык укучыларга да бик күп яңа ачышлар алып килсен. Һәр көн якты, истә калырлык, нәтиҗәле һәм бары тик уңай нәтиҗәләр, яңа тәҗрибә һәм күтәренке кәеф белән генә тулылансын.
Белем көне – барлык педагоглар өчен дә үзенчәлекле көн. Мин сезгә, коллегалар, хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бүген, 1 сентябрь – Белем көнендә сезгә шундый кирәкле эшегездә уңышлар телим! Сез балаларның белем һәм осталыкларын үстерү өстендә зур эш алып барасыз, бай тәҗрибәгезне тапшырасыз, киләчәктә лаеклы кешеләр булсын һәм Ватаныбызга файда китерсен өчен бөтен көчегезне куясыз. Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары, сезгә ныклы сәламәтлек һәм яңа уку елында бары тик бәхетле көннәр генә телим. Балалар янәшәсендә булган әти-әниләргә аеруча мөрәҗәгать итәсем килә. Киләсе уку елы кызыклы, вакыйгаларга бай булырга охшаган, әмма шул ук вакытта ата-аналар, балалар, педагоглар тарафыннан аерым кисәтү чараларын үтәү өчен зур җаваплылык күздә тотыла. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев