Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты

Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.

«Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим иттеләр. Анда миллион язылучысы булган татар блогерларын да чакырганнар иде. YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Ул әйтеп узганча, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылса, YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — диде миллион язылучысы булган Раил.
«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында ук күренә. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтеп узганча, журналының аудиториясе яшьләр тәшкил итә. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Без кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.
Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X