Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бердәм дәүләт имтиханнары турында

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, быел 11 классны 104 укучы тәмамлый. Барысы да рус теле һәм математикадан мәҗбүри им-тихан тапшыра. Аларның 54 е – математика (база), 50се – математика-дан (профиль) имтихан тапшыра. Физиканы – 18, химияне – 13, биоло-гияне – 23, тарихны – 4, җәмгыять белемен –30, информатиканы – җиде, география белән әдәбиятны – берәр, инглиз телен өч укучы сайлаган. 27 майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башлана. БДИда ким дигәндә, ничә балл җыярга кирәклеге билгеле булды.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм белем бирү өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рос¬обрнадзор) тарафыннан әзерләнгән документ – норматив-хокукый актларның проектлары порталына баллар күләме урнаштырылган. 
Рус теленнән – 24 балл 
Математикадан (профиль) – 27 балл 
Физика, химия, биология – 36шар балл 
Информатика – 40 
Тарих, әдәбият – 32 
География – 37 
Җәмгыять белеме – 42 балл 
Чит телләр (инглиз, француз, немец, испан, кытай телләре) – 22 балл 

Рус теле яисә математика сынауларының берсен «2ле»гә тапшырган очрак-та аны сентябрь аенда кабат биреп булачак. 
20 майда көндезге сәгать 11дә Рособрнадзор вәкилләре имтиханнар буенча «кайнар линия» дә әти-әниләр, укучылар, укытучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Сорауларны ege@obrnadzor.gov.ru адресына җибәрер¬гә һәм 7495 984 89 19 телефоны аша җиткерергә мөмкин. 

БДИның ТӨП ЭТАБЫ 

27 май География, рус әдәбияты 
29 май Математика (база һәм профиль 
өлеше) 
31 май Тарих, физика 
3 июнь Рус теле 
5 июнь Чит телләр (язма өлеш), химия 
7-8 июнь Чит телләр (телдән бирү) 
10 июнь Җәмгыять белеме 
13 июнь Биология, информатика 
17 июнь – 1 июль Резерв көннәре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X