Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бергә үткән парлы гомер – алар өчен иң зур байлык

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — гаилә җылысын, яратуның көчен һәм бер-береңә хөрмәтнең асылын искә төшерүче бәйрәм.

Ул тормышның нигезен тәшкил итүче гади генә кыйммәтләрнең — вакыт сынавын узган мәхәббәтнең, еллар үтү белән сүрелмәгән тугрылыкның, бер-берсенең бәхетенә сөенә һәм теләсә нинди авырлыкны да бергәләп җиңә белүнең кадерен аңларга булыша. 

Район үзәгендәге кафеда узган бәйрәм тантанасы да нәкъ менә шундый җылы, өй мохитендәге кебек ихлас атмосфера белән тулы иде. Биредә илле, илле биш, алтмыш һәм алтмыш биш ел дәвамында мәхәббәтне, үзара хөрмәтне һәм бер-берсенә тугрылыкны саклап калган гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче парлар бәйрәм табыны артына җыелды. Аларга карап, ирексездән уйга каласың: иңне-иңгә куеп, никадәр гомер юлын узганнар! Беренче очрашу, мәхәббәт аңлату, туй, балалар туу, йокысыз төннәр, эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар, уңышлар һәм югалтулар... Һәр гаиләнең тарихында бергәләп яшәгән тулы бер чор ята. Иң мөһиме, бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калганнар.

Быел районда кырык сигез пар гаилә юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәмгә мәхәббәтнең, үзара хөрмәтнең һәм гаилә традицияләренең ныклыгы үрнәге булган егерме биш пар чакырылган иде.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде.
— Гаилә һәрвакыт кеше тормышындагы иң зур кыйммәт булып калды һәм шулай булачак та. Нәкъ менә сезнең аркада буыннар бәйләнеше өзелми, гореф-гадәтләр саклана, кече Ватанын яратучы һәм өлкәннәрне хөрмәт итүче балалар тәрбияләнә. Сезнең тормыш юлыгыз — яшьләр өчен матур үрнәк. Йортларыгызда һәрчак тынычлык, үзара аңлашу һәм иминлек хөкем сөрсен, — дип теләде ул.
Гадәттәгечә, иң лаеклы гаиләләргә бүләк тапшырдылар. Ульянково авылыннан Наталия һәм Евгений Мареевлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Без тарихта эзлебез» республика фестиваленең зона этабында җиңүче Мышевлар гаиләсе һәм «Нечкәбил-2026» бәйгесенең төбәк этабында Кайбыч районын лаеклы тәкъдим иткән Анастасия Зубрина Рәхмәт хатларына лаек булды.
Озак еллар дәвамында гаилә җылысын саклап яшәүче парлар бәйрәмнең төп геройлары иде.
Аларның күбесе гомерләренең дистәләрчә елларын яраткан хезмәтләренә багышлаган. Юбилярлар арасында укытучылар, табиблар, механизаторлар, терлекчеләр, урманчылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, райондагы предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре бар иде. Аларны районыбызда беләләр һәм хөрмәт итәләр. Әмма үзләре иң зур байлык дип мактау грамоталарын да, дәүләт бүләкләрен дә түгел, ә хезмәткә, кешеләргә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп үстергән балалары, оныклары һәм оныкчыкларын саный.
Бәйрәмне алып баручылар Елена Краснова белән Светлана Зиядиева таныштыруны Олы Кайбыч авылыннан Айшат һәм Газимагомед Магомедовлар гаиләсе турында сөйләүдән башлады. Бу тарих Кайбыч районында түгел, ә ерак Дагыстанда ук башланган.
Медицина институтын тәмамлаганнан соң, Газимагомед Магомедов юллама буенча Татарстанга эшкә килә. Яшь хирург хезмәт юлын Турминскийдагы участок больницасында баш табиб һәм хирург булып башлый. Соңрак күп еллар район үзәк больницасын җитәкли. Ул бүген дә, оториноларинголог буларак, халкыбызга медицина хезмәтен күрсәтүен дәвам итә.
Булачак тормыш иптәше Айшатны ул туган ягында очрата. Өйләнешкәч, хатыны, бер дә икеләнмичә, ире артыннан үзе өчен таныш булмаган якка юл тота. Монда медицина училищесын тәмамлый, Турминскийдагы больницада акушерка булып эшли. Аннары Олы Подберезье участок больницасында өлкән шәфкать туташы була.
Магомедовлар өч кыз — Гөлшат, Мәрьям һәм Зумрудны тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә аларның иң зур куанычы — биш оныгы.
Алып баручыларның «Озын һәм бәхетле гаилә тормышының сере нидә?» дигән соравына Газимагомед Магомедов болай дип җавап бирде:
— Барысы да үзара ярдәмләшеп яшәүдән, хөрмәттән һәм бер-береңә юл куя белүдән тора, — диде. 
— Без Татарстанга бер чемодан белән генә килгән идек. Акрынлап тормышыбызны җайга салдык, йорт төзедек, балалар үстердек. Бүген инде балалар һәм оныклар белән бергә без унбер кеше. Иң зур байлыгыбыз менә шул. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңелегезгә хуш килгән һөнәр табуыгызны телим. Кеше яшәүдән тәм тапканда, ул җаны белән һәрчак яшь булып кала.
Гомумән алганда, юбилярларның җаваплары охшаш булды. Кемдер беренче очрашуларын искә төшерде, кемдер юл куя белергә ничек өйрәнүе турында сөйләде. Әмма барысы да диярлек үзара хөрмәт, сабырлык һәм җылы сүз турында әйтте. Кайчакта нәкъ менә шул җылы сүз иң кыйммәтле бүләкләрдән дә кадерлерәк була бит.
Олы Кайбыч авылында инде алтмыш биш ел иңгә-иң куеп гомер итүче Надежда һәм Григорий Федоровлар адресына аеруча җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар бөтен гомерләрен мәктәпкә багышлаган. Балаларга фән генә укытып калмаганнар, ә намуслы, тәртипле булырга, Ватанны яратырга да өйрәткәннәр. Шушы ук сыйфатларны үз балаларына да сеңдерә алганнар. Алтмыш биш ел — гаять зур тормыш юлы. Бу еллар эчендә яшьлек тә, киеренке хезмәт тә, йокысыз төннәр дә, балалар һәм оныклар туу шатлыгы да, мәшәкатьләр дә, борчулар да булган. Әмма иң мөһиме — бер-берсенә булган хөрмәт үзгәрешсез калган.
— Тормыш безнең бер-беребез өчен яратылган булуыбызны исбатлады, — диде Григорий Федоров. 
Мондый гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Аларның тормыш юлы чын бәхетнең матур сүзләрдән түгел, ә көндәлек кайгыртудан, аңлый белүдән, терәк булудан һәм тормыш сынауларын якын кешең белән иңгә-иң куеп узудан барлыкка килүен искәртә.
Бәйрәм кунаклары шулай ук быел алтын туйларын билгеләп үтүче Лилия һәм Марат Нәҗиевларны көчле алкышлар белән сәламләде. Аларны районда яхшы беләләр. Озак еллар буена җаваплы урында эшләгән әлеге парның бөтен тормышы халкыбызга хезмәт итү белән бәйле булган.
Армиядән соң Марат Нәҗиев физкультура укытучысы булып эшли. Аннары Апас районы партия комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли. Соңрак эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 1991 елда Кайбыч районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, ә лаеклы ялга чыккач, озак еллар җәмәгать судьясы булып хезмәт куя.
Лилия Нәҗиева хезмәт юлын инглиз теле укытучысы буларак башлый. Аннары унсигез ел дәвамында башкарма комитет секретаре булып эшли. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, егерме биш елдан артык адвокат хезмәтен башкара. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген исә өч оныкларына сөенеп яшиләр.
Үткән елларын искә алып, Марат Нәҗиев, артык күп сөйләмичә генә, болай диде:
— Кайда гына эшләсәк тә, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштык. Кайчак җиңел булмаган карарлар кабул итәргә, кемнедер инандырырга, кемнедер җәзага тартырга туры килде. Әмма мин һәрвакыт гадел булырга омтылдым. Бездән соң кешеләр күңелендә яхшы хатирәләр генә калсын иде. Чөнки иң мөһиме — яхшылык кылып яшәү һәм балаларың, оныкларың синең белән горурланырлык гомер итү.
Аның сүзләрендә һәр гамәле өчен җавап бирергә өйрәнгән кешенең тормыш зирәклеге чагыла иде.
Бу тарихларны тыңлаганда, залда утыручы һәркем үз тормышының бер өлешен күңеленнән үткәргән кебек булды. Чөнки гаилә бәхете өчен күп тә кирәкми кебек. Еш кына ул көндәлек кайгыртудан, бер-береңне эштән көтеп алудан, балалар үстерүдән, йорт салудан, хезмәт итүдән һәм гади генә шатлыкларга да сөенә белүдән туа.
Багай авылыннан Әлфия һәм Ришат Сәлаховлар — нәкъ менә шундый гаиләләрнең берсе. Быел алар да алтын туйларын билгеләп үткән. Илле ел элек әле үсмер генә булган Ришат беренче тапкыр булачак тормыш иптәшен өенә кадәр озата кайткан. Ул вакытта аңа нибары унбиш яшь була. Шул озату ярты гасырлык мәхәббәт тарихының башы булып китә.
Бу еллар эчендә алар ике кыз тәрбияләп үстергән, ике оныклары туу шатлыгын кичергәннәр. Аларның йортында һәрчак җылылык, үзара хөрмәт һәм хезмәт сөючәнлек хөкем сөрә. Гаилә башлыгы, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган авылына инженер булып кайта. Соңрак хуҗалык җитәкчесе була, төрле җаваплы вазыйфаларны башкара. Әлфия ханым исә бөтен хезмәт юлын туган авылына багышлый, Багай авыл җирлеге секретаре булып эшли.
Гаиләсе турында сөйләгәндә, Ришат Сәлахов кунакларны көлдереп кенә калмады, күпләрне тирән уйга да салды.
— Әлфияне беренче тапкыр 1971 елда өенә кадәр озатып куйдым. Шуннан бирле тормыш юлын иңгә-иң куеп атлыйбыз. Кайчак шаяртам әле: нигә пенсия фонды гаилә стажын исәпләми икән? Илле ел бергә яшәгән өчен дә өстәмә түләргә кирәк бит, — дип елмая ул. — Әлбәттә, бу еллар эчендә төрле чаклар булды. Кайчак авыр сүз ишетәсең, кайчак үзең дә артыгын әйтеп куясың. Әмма ир-ат һәрвакыт ир-ат булып калырга һәм юл куя белергә тиеш. Өйдә хатын-кыз хуҗа булсын — аннан гаилә ныгый гына. Без инде бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Бакчада бераз тоткарлансам, Әлфия шунда ук: «Кайда син?» — дип эзли башлый. Ә мин, аны озак күрмәсәм, үзем эзләргә чыгам. Мөгаен, нәкъ шулай яшәргә кирәктер дә — тыныч, бер-береңне хөрмәт итеп, тирән картлыкка кадәр.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч тарихы, мөгаен, Бәли авылыннан Любовь һәм Александр Клишевларның мәхәббәт тарихы булгандыр. Тиздән алар бергә тормыш коруларының илле биш еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәхәббәтләре Любага уналты яшь булганда, ә Александр яңа гына армия хезмәтеннән кайткан чагында ук кабынган.
Любовь Клишева ул көннәрне әле кичә генә булган кебек хәтерли.
— Булачак иремнең күзләренә беренче тапкыр карауга, күңелемне аңлатып бирмәслек бер хис биләп алды. Бер күрүдә гашыйк булу бармы ул? Бар икән. Минем өчен дә нәкъ шулай булды. Күңелемә керттем дә, аннан башка инде сулыш та ала алмам кебек тоелды. Менә инде илле биш ел шулай бергә яшибез... Кайчандыр педагогия институтына укырга кергән идем. Әмма гаиләне, иремне сайладым. Моңа гомеремдә бер генә тапкыр да үкенмәдем. Безнең иң зур байлыгыбыз — балаларыбыз. Аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә алдык дип уйлыйм, — диде ул. — Хәтерлим, бервакыт безгә Ессентукига юллама бирделәр. Өйдә өч сыер бар, аларның берсе тиздән бозауларга тиеш иде. Хуҗалыкны ничек калдырырбыз дип борчылдык. Шунда кече улыбыз: «Әни, тыныч күңел белән барыгыз. Мин ял алам», — диде. Ул бозауны да карады, сыерны да сауды. Без бернинди борчусыз ял итеп кайттык. Менә шул вакытта балаларның чын кешеләр булып үсүен аеруча нык аңладым.
Бу сүзләр теләсә нинди матур чыгышлардан да көчлерәк яңгырады. Чөнки чын ярату балаларда, оныкларда, аларның әти-әниләренә биргән җылысында һәм кайгыртуында дәвам итә.
Гаилә башлыгы үзе күп сүзле кеше түгел. Ул бөтен гомерен намуслы хезмәткә багышлаган: башта «Память Ленина» колхозында тракторчы булып эшләгән, аннары учетчик, бригадир булган, соңрак Колаңгы станциясендәге асфальт-бетон заводында эшләгән. Любовь Николаевна исә утыз елдан артык Буа электр элемтәсе узелында электромеханик булып эшләгән, бүген дә хәрәкәттә, «Радуга» ансамблендә җырлый.
Клишевларны тыңлыйсың да, мәхәббәтнең чыннан да вакыт сынавын үтә алуына ышанмый мөмкин түгеллеген аңлыйсың.
Турминскийдан Галина һәм Семен Сигаевларның язмышы да кызыклы. Алар инде алтмыш биш ел бергә гомер итәләр. Яшьлек еллары илнең зур төзелешләрендә узган. Мәктәпне тәмамлагач, Галина Васильевна Новокузнецк шәһәренә китә һәм бизәүче булып эшли. Ә Рязань өлкәсендә туып-үскән Семен Борисович армиядән соң комсомол юлламасы белән металлургия заводы төзелешенә җибәрелә. Нәкъ шунда, 1960 елда танышалар, бер елдан соң гаилә коралар. 1966 елда көчле җир тетрәүдән соң Ташкентны торгызу башлангач, алдынгы төзүчеләр буларак, яшь гаилә Үзбәкстан башкаласын яңадан аякка бастырырга җибәрелә. Еллар үткәч кенә Турминскийга күченеп кайталар, һәм ул алар өчен туган яклары кебек якын урынга әверелә. Бүген дә, олы яшьтә булуларына карамастан, тик утырмыйлар: бакча үстерәләр, авыл тормышында актив катнашалар.
Сиксән алты яшьлек Галина Сигаева бәйрәмнең чын йолдызы булды. Биюенә барысы да сокланды.
— Яшәгәндә һәрчак күтәренке кәеф белән гомер итәргә кирәк, — диде ул, елмаеп. — Тормышка сөенә алу көче бар икән, кеше һәрчак яшь булып кала.
Аның сүзләре яшьнең паспорттагы саннар белән түгел, ә күңел халәте белән үлчәнүен тагын бер кат искәртте.
Бәйрәм дәвам итте, аның белән бергә дистәләгән кеше язмышлары яңарды. Залга чакырылган һәр гаилә үзенчә кабатланмас, һәркайсы озак еллар бергә гомер итүләре белән генә түгел, ә намуслы хезмәтләре, һөнәрләренә тугрылыклары, туган җирләренә мәхәббәтләре белән дә якташларының хөрмәтен казанган иде.
Чүти авылыннан бәйрәмгә берьюлы дүрт гаилә килде. Алар арасында Рәхилә һәм Илфат Галиевлар да бар. Аларның язмышы кайчандыр Татарстаннан еракта — Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә очраштырган. Нәкъ шунда гаилә корганнар, балалар үстергәннәр, уртак тормышлары башланган. Соңрак алар, туган якларына кайтып, намус белән хезмәт иткәннәр. Галиевларның олы кызлары 1992 елда Барселона Олимпия уеннарында чемпион исемен яулаган. Бу зур җиңү артында спортчының таланты һәм тырышлыгы гына түгел, ә әти-әнисенең мәхәббәте, ярдәме һәм үз балаларына булган ышанычы да тора.
Галиевлар белән бергә бәйрәмгә Мөслимә һәм Мәүсил Шәрәфиевлар, Минзәкия һәм Фарук Насыйровлар, Фәүзия һәм Рифкат Хөсәеновлар да килгән иде. Язмышлары төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә: күп еллар буена бер-берсенә хөрмәт, ышаныч һәм кайгырту саклап, тормыш юлын иңгә-иң куеп атлыйлар.
Юбилярлар арасында Мөрәле авылыннан Асия һәм Галим Гыйбадуллиннар, Кошманнан Гөлгенә һәм Фәрит Фәйзуллиннар да бар иде. Алар бөтен гомерләрен авыл тормышына багышлаган. Тынгы белмичә хезмәт иткәннәр, балалар үстергәннәр, йорт салганнар, авылларын матурлаганнар. Лаеклы ялга чыккач, ныклап торып дин юлына кереп киткәннәр. Бүген дә алар туган авыллары тормышында актив катнашып, зирәклек, игелек һәм күңел юмартлыгы үрнәге булып яшиләр.
Бәйрәмдә гаилә бәхете турында артык күп сүзләр сөйләмәделәр. Ул парларның бер-берсенә төбәлгән җылы карашларында чагылды. Алып баручылар юбилярлардан беренче очрашулары, иң бәхетле көннәре, гаилә тормышының серләре турында сорашты. Ә җаваплар гаҗәеп ихлас яңгырады.
— Иң мөһиме — бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә өйрәнү, — диде берәүләр.
— Үпкәләрне күңелгә җыймаска кирәк. Һәр аңлашылмаучанлыкны вакытында сөйләшеп хәл итү хәерлерәк, — дип киңәш бирде икенчеләр.
— Гаилә — ул шатлыкның да, кайгының да уртак булуы, — дигән сүзләр дә яңгырады.
Музыкаль чыгышлар бәйрәмнең аерым бер бизәге булды. Яшьлек елларыннан ук таныш булган яраткан җырлары өлкәннәрне күңелләре белән яшьлекләренә кайтарды. Кемдер кушылып җырлады, кемдер биюгә чыкты. Шундый мизгелләрдә аларның йөзләрендә чын бәхет балкыды. Әйтерсең лә еллар чигенде дә, кайчандыр бер-берсенә тәүге тапкыр мәхәббәтен аңлаткан шул ук егет белән кыз пәйда булды.
Тантана ахырында төшерелгән уртак фотосурәт Кайбыч районы елъязмасында тагын бер бәхетле сәхифә символына әверелде. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әмма юбилярлар өчен иң кадерле бүләк — үзләренә күрсәтелгән игътибар булды. Күпләр өчен бу яңадан яшьлекләрен тою, узган тормышлары өчен рәхмәт сүзләре ишетү мөмкинлеге дә иде.
Нәкъ менә шундый гаиләләр районның иң зур байлыгы булып килгән һәм бүген дә шулай булып кала. Ярату, яратылу һәм йөрәк бер тапкыр сайлап алган кеше белән гомер буе янәшә атлау — тормыштагы иң зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев