Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Берьюлы бишкә ярылып була икән

Редакциянең алыштыргысыз хезмәткәре - журналист, тәрҗемәче Фирәдә Сайранованы эштә һәркөнне көлешеп каршы алабыз.

Урамнан кергәндә, күзлеге гел парланган булыр. Шул парланган күзлеген сөртмичә, салмыйча, безгә телефонын суза. Юлда килгән вакытта фотолар, видеолар төшергән.Кайбер хезмәткәрләрнең әле йокысы да ачылып бетмәгән, ә Фирәдә редакциягә күпме байлык алып килгән!
Безне яңа, иҗади идеяләре белән гел гаҗәпләндерүче хезмәттәшебез редакциядә әле яңа кеше. Балачактан журналист булырга хыялланган, әмма университетта конкурс зур булудан куркып, документларын педагогия институтына тапшырган. Пенсия фонды идарәсендә эшләгән җиреннән килде ул безгә. Кыска гына вакыт эчендә үзен чын талант итеп танытты. Әнә, компьютерында баш та күтәрми эшләп утыра: чираттагы санга мәкалә, сайтка хәбәр язасы, татар телендә язылган мәкаләләрне русчага тәрҗемә итәсе, укучылар хатларын эшкәртәсе, диктофондагы язмаларны тыңлыйсы, чираттагы командировкага чыгып китәсе, инстаграмга фотолар, видеолар төшерәсе бар. Корректор булмагач, газетадагы хаталарны төзәтү дә аның өстендә. Ул авылдагы бертөрле тормышка хас булган гадәти темаларны да укучылар күңеленә барып җитәрлек итеп яктырта белә. Иҗади бәйгеләрдә дә еш җиңә. Фирәдә кебек берьюлы бишкә ярылучы журналистлар тагын кирәк әле безгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев