Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Безнең волейболчылар – бишенче урында

Федоровское мәктәбе укучылары Татарстан мәктәп волейбол лигасы финалистлары булып танылды.

“Мәктәп волейбол лигасы” төбәк турнирының финал этабында безнең волейболчылар командасы бишенче урынны алды. Аларга бердәм спорт формалары бүләк иттеләр. ”Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Президенты Фәрит Мөхәммәтшин район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Аның Татарстанда балалар волейбол хәрәкәтен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм турнирны оештыруга керткән өлеше шулай бәяләнде. 
Бу уеннарда укучылар волейбол лигасының чираттагы турнирына старт бирелде. “Мәктәп волейбол лигасы” – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен уникаль проект. Аның төп максаты – волейболны массакүләм спорт төре итү, укучыларны аның белән кызыксындыру.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X