Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бүген Кайбычның туган көне. Район башлыгы котлавы

Кайбыч халкы район оешуның 28 еллыгын яхшы кәеф, югары хезмәт уңышлары белән каршылый. Әлеге кадерле бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле кайбычлылар, якташларыбыз! Төбәгебез тормышындагы зур вакыйга – район туган көне уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итегез. Күпмилләтле районыбыз бай тарихлы, аның язмышы Татарстан тор-мышы белән тыгыз үрелеп бара. 28 ел эчендә авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән Кайбыч тотрыклы үсүче районга әйләнде. Җирлекнең хәзерге "портреты" уртак тырышлык – өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз хезмәте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, ба-лаларыбызның таланты белән булдырыла. Оста куллары һәм битараф бул-маган йөрәкләре белән тормышны матурайтучы кешеләр туган җир елъязма-сын тудыра һәм җирлегебезнең ышанычлы киләчәге өчен дәлил булып хезмәт итә. Киләчәккә булган өметләребез нәтиҗәсендә туган чаткы бүген, зур ял-кынга әверелеп, бу төбәктә гомер итүче һәммә кешене: басуларда, фермалар-да, төрле социаль тармакларда армый-талмый хезмәт куючы урта буынны, "Йолдызлык" кебек фестивальләрдә, республика, Бөтенроссия спорт ярышларында призлы урыннар яулаган үсмерләрен генә түгел, моннан 74 ел элек илгә азатлык яулап кайткан, инде яше 90нан узган аксакалларын, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән ак әбиләрен дә үз эченә бөтереп алган. 
Кадерле кайбычлылар! Сезгә чын күңелдән туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм традиция¬ләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев