Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бүген Прокуратура хезмәткәрләре көне. Кайбыч прокуроры Алмаз Сөләйманов: прокуратура хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатенә игътибарлы

1722 елның 12 гыйнварында Россия Прокуратурасы институты барлыкка килде. Бу көнне күзәтчелек органы хезмәткәрләрен хөрмәтләү безгә булган игътибар билгесе ул.

Прокуратура бүгенге көндә дә кешеләр үзләренең проблемалары белән мөрәҗәгать итүче дәүләт органы булып исәпләнә. Прокуратураның эш нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең теге яки бу өлкәдә тәртип урнаштырырга, ришвәтчелеккә каршы көрәшергә сәләтле булуына карап бәя бирә, закон чиген узучыларга үз гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы белә. Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре законлылыкны саклауга үз өлешен кертә. Коллективыбыз зур түгел, әмма аларның барысы да үз эшләренең осталары. Бездә эшләүче район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, прокурор ярдәмчесе Ринат Сафиуллин һәм белгеч Гөлшат Гыйбадуллина прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да игътибарлы. Машина йөртүчебез Айдар Саттаров та үз эшен намус белән башкара. Гражданнарның мөрәҗәгате белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Прокуратура эшчәнлеге йомгаклары халыкның безгә ышаныч белдерүен күрсәтә.
2019 елда безгә 200дән артык кеше үзләренең хокукларын торгызу буенча мөрәҗәгать итте. Прокуратура хезмәткәрләре аларны яклау буенча аерым чаралар күрде. Бу эшчәнлекнең төрле өлкәләренә, социаль һәм икътисади тармакка да кагыла. Мәсәлән, прокурор протесты буенча 119 законсыз акт протест нигезендә үзгәртелде, 204 эш буенча 317 кеше дисциплинар, урындагы 16 зат һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, прокуратура таләбе буенча суд 14 эшне (265 мең сумлык) канәгатьләндерде.
Без күргән чаралар буенча предприятиеләрдә эшчеләргә хезмәт хакы түләү буенча 20 миллион сумнан артыграк бурыч түләттерелде. Балаларга алиментларны үзвакытында түләттерү буенча да максатчан эш алып бара-быз.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективка хезмәт уңышлары телим. Про-куратура органнары ветераннары тәҗрибәсенә таянып эшлибез. Киләчәктә дә хокук саклау, террорчылыкка юл куймау, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау төп бурычларыбызның берсе булып калыр.

Алмаз СӨЛӘЙМАНОВ,
район прокуроры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев