Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды

Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.

Бу оешма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын ремонтлау буенча кабул ителгән республика программасы буенча ремонтлана. Биредә төзекләндерү эшләре бу елның 20 гыйнварында башланып китте. “Заман” төзүчеләре аның түбәсен алыштыруны төгәлләгән, хәзер тышкы ягын тышлыйлар.
Район үзәгендәге бердәнбер балалар бакчасы “Миләшкәй”гә дә ремонт кирәк. Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, ул да быел республика программасы буенча төзекләндерелә. Ягу сезоны тәмамлангач, җылыту системасын алыштыру һәм башка ремонт эшләре карала.
Морза Бәрлебашы авылындагы клубны җирле бюджеттан ремонтларга җыеналар. Бүген анда да эш күләмен билгеләделәр. Хәзерге вакытта Шүширмә авылы клубында ремонт бара. Ул да район акчасына яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев