Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык авылында яшәүче тракторчы әбигә 90 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы елларында кулына корал алып дошманга каршы көрәшкән каһарманнар белән беррәттән, тылдагылар да Җиңүне якынайткан.

Борындык авылында яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Тәлига апа Хәйбуллина да әнә шундый фидакарьләрнең берсе. Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре язылган чираттагы котлау открыткасы аңа адресланган иде. Юбилярга әлеге кадерле хатны, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та матур теләкләрен җиткерде. 
Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Тәлига апа бүген өй түрендә иң кадерле кеше. Аны котларга балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелган. Алексей Макаров Мәскәү Кремленнән килгән хатны тантаналы төстә барлык кунаклар алдында укыды һәм Тәлига Хәйбуллинага үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. 
- Бөек Җиңүгә керткән өлешегез өчен яшь һәм урта буын вәкилләре сезнең алда мәңге бурычлы, - диде ул. - Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүегезне телим, күңелегез картаюны тоймасын. 
- Без барыбыз да Тәлига апа турында бары тик яхшы фикердә. Ул гайбәт дигән начар гадәтнең «г» хәрефен дә белми. Турысын әйтә. Аның күңеле киң. Тормыш иптәше мәрхүм Рәхимулла абый урманчы иде, авыл халкы аны да бик хөрмәт итте, - диде кунакларның берсе, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин. 
Илебезгә явыз дошман бәреп кергәндә, Тәлига унбер яшендә була. Аңарчы, ун яшеннән үк колхоз эшенә китә ул. 
- 1940 елгы сеңлем туган гына иде. Әни аны арба белән кырга алып бара. Мин бала карыйм. Әни сеңлемне имезгәндә, урак ура идем. Шуннан өйрәнеп киттем. Әткәйдән биш бала калдык, ул сугыштан кайтмады. Абыебыз 17 яшендә фронтка китте. Ул да сугыш беткәннән соң озак яшәмәде, авырып вафат булды, - дип сөйләде Тәлига апа. - Авылыбыз мәктәбендә җиде класс белем алдым. Кыш буе укыйбыз да, май аенда экзаменнар биреп, эшкә йөгерә идек. Октябрьдә генә яңадан укырга барабыз. Урагын да урдык, ындыр табагында молотилкада да эшләдек, төрле эшләргә дә йөрдек. Алтынчы классны тәмамлагач, яшелчә үстерүгә куйдылар. Ашарга да, кияргә дә, акча да булмады, шулай да сугыш чорында колхозыбыз гөрләп торды. Авыр еллар булса да, халык бердәм иде. 
Сабанчы булып эшләп, техника серләренә төшенгән Тәлига 1945 елның мартында үзе дә тракторга утыра. Нибары 16 яшендә була ул. Туксандагы әбекәйнең әнә шулай гомер мизгелләрен елы, ае, хәтта көннәре белән хәтерләвенә сокланмый мөмкин түгел. 
- Кабинасы булмаган, зур тәгәрмәчле, фонарь элеп яктыртыла торган «ХТЗ» тракторы иде ул. 1946 елның октябреннән 1947 елның мартына кадәр, Федоровскоега җәяү йөреп, тракторга укыдык. Соңрак Биектау районының Чабакса авылында чылбырлы тракторда эшләү серләренә төшендем. Аннары дизель тракторына утырдым. Анысының кабинасы бар, ишеге юк, 54 ат көчле иде. Борындыктан Мөрәлегә эшкә җәяү бара идек. 
- Трактор белән нинди эшләр башкара идегез? 
- Җирне эшкәрттек, сукаладык, культивацияләдек, чәчтек. Комбайннарны да тартып йөрдек. 
1953 елда классташы Рәхимуллага кияүгә чыга ул, параллель классларда белем алган алар. Бер-бер артлы алты балалары туа. Өченче баласын тапкач, никадәр теләсә дә, Тәлига апаның алга таба тракторда эшләргә мөмкинлеге булмый. Унике ел тимер ат иярләгәннән соң, һөнәрен алыштырырга туры килә. Колхозда төрле эшләрдә, комбайнда эшли ул. 
Рәхимулла абыйның вафатына да унбиш еллап вакыт узган инде. Тәлига Хәйбуллинаны бала хәсрәте дә урап узмый. Равилә һәм Наилә исемле кызларын соңгы юлга озатырга туры килә аңа. Равиле белән Раниләсе Казанда, Наиле Питрәчтә яши. Ә Фаиле үзе янында, аны тәрбияли. Тәлига апа 13 оныгының, 14 оныкчыгының яраткан дәү әнисе. Аның горурлыгы алар. Равил абыйның улы Ренат Хәйбуллин - Казанның 85нче мәктәбе директоры. Ул - “Мәктәп директоры - 2017” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. 
Балалары, оныклары уңышына сөенеп, бүгенге көнгә шөкер итеп яши әбекәй. 
- Тракторчы булып эшләгән елларыгызны сагынасызмы? - дип сорыйм үзеннән. - Бик сагынам! Яратып, бөтен күңелемне биреп эшләдем!

- Без, хәзер буын хатын-кызлары булдыра алмас идек. 

- Иии, ник булмасын, машина йөрткәнне, тракторны гына иярләргә була. Ул машина кебек чапмый, бер көйгә әкрен генә бара! 
Әйтүе генә җиңел, тракторчы кызларга никадәр көч-куәт, уяулык, чыдамлык, һәрвакытта да көйле генә йөреп тормаган техниканы төзәтергә белем дә кирәк булгандыр. Күз алдына да китерергә куркыныч, механизатор булып көчле затларыбыз гына эшләсен, сугыш афәтләре кабатлана күрмәсен. Тәлига әби дә әнә шул теләктә: «Без күргәнне хәзерге һәм киләчәк буыннарга кичерергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын!». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев