Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык кызы Айзилә Халыкара олимпиада җиңүчесе

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада үткәрелгән иде. Анда барлыгы 527 укучы һәм студент катнашкан.

Алар арасында 12 чит илдән (Финляндия, Канада, Германия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, АКШ һәм Әзербайҗаннан) – 28 кеше, Россиянең төрле төбәкләреннән (Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмурт Республикасы, Чувашия, Мәскәү шәһәре, Әстерхан өлкәсе, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре, Пермь, Кырым Республикасы, Новосибирск, Иркутск, Томск һ.б. өлкәләрдән) – 153 кеше һәм республика олимпиадасында призлы урын яулаган Татарстан укучылары бар иде.
Әлеге олимпиадада безнең районнан алты укучы үзенең көчен сынады. Алар татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада биремнәрен үтәде, “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән темага проект яклады. Нәтиҗәдә, Федоровское урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айзилә Абдрахманова, тирән белемгә ия булуын күрсәтеп, Халыкара олимпиадада призер булды. Айзилә үзе Борындык авылы кызы. Аңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан диплом һәм сертификат тапшырылды. Айзиләне һәм аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Гөлия Камалиеваны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев