Борындык мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән концерт мизгелләре
Борындык мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Дан сезгә, батыр ир-егетләребез!» дип исемләнгән концерт программабыз гөрләп үтте.
Бәйрәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевнең һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновның матур котлау сүзләре белән башланды. Концертны Минзилә Ярхәмова һәм Илсинә Хөснетдинова алып барды. Борындык мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар бию коллективының «Күңелле чак» биюе, Ландыш Нигъмәтуллина башкаруында «Яшәгез бәхеттә» җыры тагын да ямь өстәде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее кысаларында, барыннан да элек, ветераннарны, үлем куркынычы янаганда, гомерләрен кызганмыйча, илебезнең бәйсезлеген саклап калган солдатларны хөрмәтләп һәм аларны искә төшереп,"Якты йолдызлар" фольклор ансамбленең "Ачы сугышның бер көне«дип исемләнгән күренеш тәкъдим ителде.
Бу күренештә хатын- кызларның нинди авырлыклар кичерүен, фронт өчен, бары тик фронт өчен дип яшәгәннәрен күреп була иде. Шушы күренешне тулыландырып, Фаил Хәйбуллин башкаруында «Озатып вокзаллар каршында» җыры, Талия Хәлиуллина башкаруында "Дошман уты","Урак өсте" җырлары, Зөбәрҗәт Хәйбуллинаның «Кызыл ромашкалар» шигыре, Илсинә Хөснетдинованың "Кайту «җыры шул елларның нинди ачы булуын исбат итте дисәк тә ялгыш булмас. Кайнар кан, кайнар сугыш... Пуля артыннан пуля оча, бомба тавышлары яңгырый... Үлем белән күзгә-күз очрашасың, алда нәрсә булачагы билгеле түгел. Кайнар сугыш, кайнар кан... Тиз йөгерергә омтыласың, позиция бөтенләй кисәкләргә бүленеп китә.
Юк, курыкмыйсың. Син — ул сугышта җиңүче, дошманга һәм бәла-казаларга үч итеп, җиңүче булачаксың. Чөнки син барсын да Ватан өчен, туган ил өчен дип эшлисең, солдат! Бу юллар яңгыраганнан соң, Минзилә Ярхәмова башкаруындагы «Ватанга» шигере, кечкенә йолдызчыгыбыз, 5 яшьлек Айназ Гайнетдиновның «Солдатта булган, диләр» җыры яңгырады. Тәнзилә Зарифуллина башкаруында «Ялгыз ана» шигыре, Фаил Хәйбуллинның «Кичер, әнкәй, кайта алмавымны» җыры еракларда, чит җирләрдә ятып калучы балаларын югалткан аналарга багышланды. Совет солдатларының рухын күтәрүдә җырларның да роле зур булган. Һәркайда: диңгездә дә, коры җирдә дә, тылда да, алгы сызыкта да, татар җырлары белән җиңү яулаган татар солдатлары бихисап. Алмаз Гайнетдинов башкарган «Диңгездән-диңгезгә» җыры— чын солдатларның гимны ул. Концерт барышында сугышта башын салган, аннан исән-сау кайтып, тыныч тормышта һәлак булган якташларны, «Без сезне онытмадык, сез безнең хәтердә» дип ант итеп, бер минут тынлык белән искә алдык. Зөлфия Сафиуллина башкарган «Хәбәрсез югалганнар» җыры, Талия Хәлиуллинаның үзе язган «20 ел вакыт» шигыре, Флүсә Фатхуллина сөйләгән «Җырларым» шигыре, Кәбир Хөснетдинов башкаруындагы «Бабамның медальләре» җыры, Нәзилә Азиатуллина башкаруындагы "Бабам сугышта булган «шигыре, Шүширмә авылы мәдәният йорты мөдире Әлфирә Зарипова башкаруындагы «Үз илемдә» чит җирләрдә башларын салган солдатларга багышланды. Шушы концертка XX гасырның иң канлы сугышларыннан берсе булган Әфган сугышында катнашкан солдатларны, аларның гаиләләрен да чакырдык.
Ул сугышта катнашкан солдатларыбызны без сугышчы-интернационалистлар дип атыйбыз. Алар Шүширмә, Борындык авылында да бар. Чечня һәм Әфган сугышында катнашкан барлык герой солдатларны котлап, Адилә Хөснетдинова үзенең матур җырларын бүләк итеп китте. Бүгенге вакыйгаларының үзәгендә кайнаган солдатларны да искә алмый мөмкин түгел иде. Донбасс, махсус хәрби операция, үзебезнекеләрне ташламыйбыз... Бу гади генә сүзләр түгел. Бүгенге көндә Шүширмә авылыннан — ике, Борындыктан 10 егет хәрби бурычын үтәп, махсус хәрби операциядә катнаша. Бәйрәмгә аларның әниләре дә чакырулы иде.
Аларга Гөлфия Закирова (Ногманова) ярдәме белән алынган бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдык. Бу болайрак булды, сәгать иртәнге биш, телефонга бер хат килеп иреште. Аны күз яшьләреннән башка уку мөмкин түгел. «Хөрмәтле Илсинә! Безнең батыр егетләребезнең әниләренә минем исемнән бүләкләр әзерләп тапшыр әле. Алар — моңа лаек аналар. Бу — аларның да бәйрәме. Чөнки шушы солдат аналарыны авылга, Ватанга батыр егетләрне бүләк итүчеләр», — диелгән иде. Без бу гозерне үтәдек. Гөлфия апага аналарга күрсәткән яхшылыгы, хөрмәте өчен баш иеп рәхмәт әйтәбез. Зөбәрҗәт Хәйбуллина шушы батырларның әниләре өчен «Ана монологын» башкарды, ә инде егетләребезгә багышлап, ахырдан, барлык катнашучыларыбыз, килгән авылдашларыбыз белән, аягүрә басып, «Исән генә кайтыгыз» җырын башкардык.
Авылның мәдәниятен үстерүдә актив катнашучы апаларга, абыйларга, авылым яшьләренә, балаларга, шигырьләрне әзерләргә булышкан хезмәттәшебез китапханәче Айгөл Гайнетдиновага бәйрәмне үткәрүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәбез. Бу көнне барлык музыкаль сәламнәр Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, хәрби хезмәттә булган авылдашлар, махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар хөрмәтенә яңгырады. Бәйрәм концерты эчтәлекле һәм күңелле узды, тамашачыларның көчле алкышлары — моның ачык мисалы. Безне исәпләп, хөрмәт итеп килгән авылдашлар алдында, баш иеп рәхмәт әйтәбез. Без бергә, без бердәм! Ватаныбызны төрле заманнарда төрле кешеләр саклаган: төрлечә киенгән, төрле корал белән сугышкан. Ләкин аларның бер уртаклыгы бар — Ватанга булган көчле мәхәббәт һәм солдат исеме. Туган илегезне яратыгыз, аның белән горурланыгыз һәм Ватанны саклаучыларның исемнәрен һәрчак истә тотыгыз, дигән теләктә каласы килә.
Илсинә Хөснетдинова, Борындык авылы мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев