Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык мәдәният йорты грант отты

ТР Мәдәният министрлыгы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте грантлары бәйгесенә йомгак ясады.

Анда 187 эш кабул ителгән, 65е грантка лаек булган. Җиңүчеләр арасында Борындык авылы мәдәният йорты да бар.
Конкурс алты номинация буенча үткәрелгән: мәдәни ял итү эшчәнлеге, китапханә эше, музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм халык сәнгате һөнәрләре, театр һәм музыка сәнгате, кинематогра фия, эстетик сәнгать юнәлешендә белем бирү. Борындык мәдәният йорты шуның беренчесендә «Урам уеннары диалогы» проекты буенча җиңгән.
– Проект кысаларында авылда халык уеннары бәйге-фестивален үткәрәбез. Анда аерым да, коллектив белән дә катнашырга була, – диде мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова. – Башта сайлап алу этабы була, ул июльдән августка кадәр бара. Катнашучылар уен яки уен программасын тәкъдим итәргә тиеш. Икенче этапта уеннарның видеосын вконтактедагы битемә урнаштырам, алар өчен тавыш бирү үткәрелә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бү ләкләр тапшырыла.
Бу бәйге-фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, халык уеннарын өйрәнү, аларны яшь буынга җиткерү максатында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X