Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Яңа ел алдыннан Борындык авылы халкына зур бүләк ясадылар.

Биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында авыл халкы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе вәкиле Радик Галәветдинов, үзәк сырхауханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина катнашты.
Авылга ямь биреп торучы әлеге бина янында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде: бөтен авылга ишетелерлек итеп музыка яңгырый, төрле төстәге шарлар эленгән. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева, Ләйсән Шамилова белән Алинә Хәйретдинова үз репертуарындагы иң матур җырларны башкарды.
Гөлнара Илдусовна хәбәр иткәнчә, бу модульле фельдшер-акушерлык пункт – районда төзелгән уникенче пункт. Олы Подберезье авылындагы врачлык амбулаториясен дә кертсәң, унөченчесе була.
– Узып баручы бу ел Борындык авылы тарихында истәлекле вакыйга – яңа ФАП ачылу белән истә калачак. Авыл халкы күптән көтеп алган сәламәтлек йорты бу. Чөнки исәнлек барыннан да кадерлерәк. Хәзерге пандемия шартларында саулыкның кадере тагын да артты. Соңгы ике ел, үзегез белгәнчә, медицина хезмәткәрләре өчен аеруча киеренке булды. Вакцина ясату юлы белән генә коронавируска нокта куеп булуын барыгыз да аңласагыз иде, – диде Альберт Илгизәрович. – Сезнең авылда калкып чыккан әлеге бина модульле фельдшер-акушерлык пунктлар төзү турындагы республика программасы нигезендә сафка басты. Моның өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Төп максат – авыл халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, фельдшерларга уңайлы эш шартлары тудыру. Бу пунктка авырып түгел, күбрәк профилактика максатында гына килергә язсын.
Ул авыл җирлегендә эшләүчеләргә уңай шартлар тудыру, мәдәният йортын ремонтлау буенча эш алып барылуы турында да әйтте. Авыл территориясендәге медпунктны сыйфатлы итеп төзүдәге хезмәттәшлеге өчен ГИСУ вәкиле Радик Галәветдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов үз чыгышында Татарстанда халыкның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелүе, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатындагы барлык программаларның алга таба да дәвам итүен белдерде.
Баш врач Гөлнара Сафиуллина да чыгышын Президентыбызга, район җитәкчелегенә рәхмәтле булуыннан башлап җибәрде. Чөнки авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең эш шартлары елдан-ел яхшыра бара. “Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча максатчан чаралар” программасы безнең районда 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Борындыкта бүген ачылучы модульле пункт 408 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуның 35е – балалар. Киләсе елга шундый ФАПны Чүти авылында төзергә планлаштырабыз”, – диде Гөлнара Илдусовна. Ул авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновка, төзелеш оешмасы җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырды.
Авылның хөрмәтле кешесе – имам-хатыйб Тәфкил Сафиуллин шушы төзелешкә катнашы булган барлык кешеләргә дә халык исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул үзе коронавируска каршы вакцина ясаткан, башка авылдашларын да шуңа өндәде.
Яңа модульле ФАПка иң шатланганы инде 38 ел дәвамында Борындык халкы сәламәтлеге сагында торучы Роза Тимергалиева булгандыр, мөгаен.
– Бу пунктта эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Анда кабул итү, процедура, санитар бүлмәләр һәм санузел бар. Медикаментларны саклау өчен суыткыч та, тиешле җиһазлар да урнаштырылды. Биредә якты, җылы, газ, су кергән. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлыклар бар, – диде ул.
Роза Абдулловна үзе Апас районының Бакырчы авылында туып-үскән. Буа районындагы медицина училищесын тәмамлагач, 1983 елда Федоровское авылындагы участок сырхауханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайта. Борындык авылының уңган егете Наил Тимергалиев белән гаилә корып җибәрә. Әнә шул еллардан бирле авылдагы медпунктта эшли ул. ”Безнең нәселдә медицина юлыннан китүчеләр күп. Әтиемнең апасы Чүпрәле районындагы сырхауханәдә баш врач булып эшләде, балалары да табиб лар. Әтиемнең абыйсы да врач, кызлары – шәфкать туташлары. Туганнан
туган абыем – фельдшер. Сеңлем белән кызым да шәфкать туташлары булып эшли, – диде Роза ханым.
Авылдашлары фельдшер хезмәтеннән бик канәгать. Ветеран-укытучы Әлфия Гыймадиева аның авыруларны дарулар белән генә түгел, җылы сүзләре белән дә дәвалавын әйтеп узды. Төннең теләсә кайсы вакытында авырулар янына ашыгырга әзер. Авылдагы шушы тантана уңаеннан шигырь дә язган Әлфия апа.
Бу сәламәтлек йорты халыкка озак еллар буена хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев