Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта яшәүче кыз сугышта катнашкан бабасына хат язган. Тапшырылмаган хат

Бабам Абдрахманов Госман Зәйнулла улы 1923 елның 23 августында Борындык авылында туган. Сугышка кадәр Югары Осландагы авыл хуҗалыгы техникумын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган һәм колхоз-да хисапчы булып эшләгән. Сугышка 1942 елның 9 маенда киткән, 3 нче Ленинрад пехота училищесы курсанты булган. Беренче Кавказ фронтында, Донбасста сугышкан. Таганрог, Макеевка шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. 1943 елның сентябрендә авыр яраланган. Авылга 1947 елда гына кайткан.

Бабай, син вафатыңа кадәр үзеңнең тагын бер оныгың туачагын белгәнсең бит, әйеме? Таныш булыйк: ул оныгың мин булам инде, Айратның уртанчы кызы. Әйе, уртанчы. Минем сеңлем дә бар әле, гаиләдә өч кыз без хәзер.
Бер тапкыр да күрмәгән кешегә хат язуы әллә ничек кенә икән, сүзне нидән башларга да белмим. Бабай, кичә синең медальләреңне карап утырдым, ниндие генә юк: “I дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Хәрби җиңүләр өчен” , Жуков медале һәм тагын бик күп медальләр. Шаккаткыч: син ничәмә-ничә тапкыр гомереңне куркыныч астына куйгансың, үлем белән күзгә күз очрашкансың икән. Беренче Ленинград фронтында, Донбасста сугышкансың. Ничек булган анда, ниләр күргәнсең – боларның барысын да синнән ишетәсем килер иде. Ләкин әти-әнием һәм әбием сине сугыш турында сөйләргә яратмады диләр. “Бабай нинди иде ул?” – дип сорагач, бары яхшы сүзләр белән генә искә алалар: “Бик әйбәт, тыныч, акыллы, киң күңелле”...
Әти-әни эштә булганда, алма апа (Айгөл оныгыңны шулай дип йөртәбез) синең белән өйдә кала торган булган икән. Әниләр сөйләвенчә, син аны бер генә секундка да игътибарсыз калдырмагансың, башкалар кайтмыйча, хәтта бүлмәдән дә чыкмыйча утыргансың. Беләсеңме, мин ападан бераз көнләшәм дә: ул сине күргән, “бабай” дип әйтә алган. Ә мин сине белмим дә бит.
2002 елның июлендә, таң алдыннан син күзләреңне мәңгелеккә йомгансың. Мин туарга тагын 4 ай гына калган булган. Әни ул вакытта Казанда больницада яткан. Иртән син аның төшенә кергәнсең, гүя безнең белән саубуллашырга, фатихаңны бирергә килгән булгансың. Ул иртәдә әнинең кан басымы күтәрелгән, авырган. Аннары әти килеп, синең үлгәнеңне әйткән. Менә шулай итеп без күрешмичә калганбыз: син тагын бер тансык оныгыңны сөя алмагансың, ә миңа сине фотографияләрдән карап кына белергә кала. Ләкин фото – ул синең сурәтең генә. Аннан синең тавышың да ишетелми, холкың да беленми. Көлгән вакытта күз тирәләрең, ирен кырыйларың җыерчыкланганмы синең, ничек көлгәнсең икән? Тиз-тиз, зур адымнар белән йөргәнсеңме син, әллә киресенчәме? Нинди ризыклар ашарга, нәрсә эшләргә яраткансың? Әти кебек, ашаганда, гәҗит укыгансыңмы? Эх, шуларның барысын да беләсе иде бит! Тик булмый гына...
Хәзер, “таҗлы вирус” дигән авыру аркасында мәктәпкә барырга ярамый, өйдә утырабыз. Быел “Үлемсез полк” акциясе дә соңрак үтәчәк. Ләкин шулай да укытучылар, әби-бабаларыбызның сурәтләрен тотып, фотога төшәргә, алар турында бераз мәгълүмат язып җибәрергә куштылар. 

Синең юлны дәвам итәрмен
Документларың арасыннан әни синең уку йортын тәмамлау турындагы дипломыңны табып алды. Кирәк бит, җиде билгедән алтысы – “5”ле! Син бик көчле математик булгансың икән, күп кенә оешмаларда бухгалтер булып эшләгәнсең. Бу яктан мин сиңа охшаганмындыр. Хәзер мин унынчы сыйныфны тәмамладым. Мәктәптә мәсьәләләр чишә башлаганнан бирле математиканы үлеп яратам. Еш кына, бәлки, бу юнәлеш белән китәргәдер дип тә уйлыйм, тик шунда ук бу уйдан кире кайтам: булдыра алмам, бик авырдыр дип борчылам. Миңа химия дә ошый, телләр белән дә кызыксынам. Бер көнне “Апам кебек филология факультетына укырга керәм, математика кирәкми”, – дип уйласам, икенче көнгә математиканың минем өчен ничек мөһим икәнен аңлыйм. Бәлки, бабай, синең эшеңне дәвам итәрмен әле, Аллаһ боерса.
Соңгы вакытта мине бер нәрсә борчый әле: “Үлемсез полк” акциясе. Бу чараның әһәмиятен барыбыз да аңлыйбызмы икән? Авыл уртасындагы  һәйкәл янына җыелабыз да, кулларыбызга әби-бабаларыбызның фотоларын тотып, клуб буена кадәр җырлап барабыз. Аннары клуб бакчасында концерт куябыз.  Тыл ветераннарына һәм балачагы сугыш чорына туры килгән әби-бабайларга рәхмәт әйтеп, шигырьләр сөйлибез, җырлыйбыз. Җиңү бәйрәме шуның белән тәмам. Ә  ветераннарыбыз ни кичергән, нинди авырлыклар күргән – без аны бөтен тирәнлеге белән  аңламыйбыз да. 

Сугыш урлаган бәхет
Исемә төшкән саен оят: бер елны миңа Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләргә туры килде. Мин аны бик яхшы итеп өйрәндем. Менә сәхнәгә чыгып бастым да сөйли башладым. Мин сөйлим, ә әби-бабайлар елый, барысының да күзләре яшьле. Башымда “Менә мин ничек итеп шигырь сөйли алам икән, бөтен кеше елый!” дигән уй яшен тизлегендә үтеп китте. Һәм шул уйдан җир тишегенә кереп китәрдәй оялдым, битләрем кызышты. Ничек мин шулай уйлый алам?!  Сугыш... Үлем... Вәхшәт... Сугыш урлаган бәхет... Менә ни өчен елый алар!! Киләчәк буын бәхетле булсын өчен, миллионлаган кеше үз гомерен куркыныч астына куйган; яраткан кешеләре янына кайта алмыйча,  сугыш кырында үлеп калган. Ә без?!  Ә без шул корбаннарның  кадерен беләбезме соң? Һичьюгы, истәлек тактасына язылган исем-фамилияләрне укып, кемнәрнең туганнары икән алар, дип уйланабызмы? 
Сугыш үзе 75 ел элек тынган булса да, яралар әле һаман да төзәлмәгән, чөнки шул чор авырлыкларын үзләре кичергән сугыш һәм тыл ветераннары берән-сәрән генә булса да исән әле. Ләкин тора-бара әлеге батырлыклар, куркыныч еллар онытылмасмы соң?  Сафлар, еллап түгел, көнләп сирәгәя бит. Тагын ике дистә елдан, ветераннар гына түгел, шул чор балалары  да арабызда калмас, бу вәхшәтне искә төшерүче дә булмас. Шуңа күрә вакытлар узу белән, кешеләр бу дәһшәтле еллар турында онытырлар дип куркам.     
 Бабай, тагын 300 елдан Җиңүнең 375 еллыгы үткәрелерме икән? Әллә онытырлармы инде? Тагын 500 елдан ниндидер бер укучы:  “Әллә кайчан булган сугышны өйрәнү миңа нәрсәгә кирәк? Булган, беткән бит инде!” – дип әйтсә?.. Әллә ничек кенә... күңелгә авыр. Сезнең, кан түгеп, фашизмга каршы көрәшүегез шулай кадерсез булып калса, киләчәк буын өчен оят миңа.  
Бабай, сез фронтта фашистларга каршы төрле милләт вәкилләре бердәм булып сугышкансыз, шулаймы? Син үзеңнең татар булуыңнан ояла идеңме? Мондый сорау бирүемә гаҗәпләнмә, бабай. Аның сәбәбе бар. Үзебезнең авыл мәктәбе тугыз еллык кына булып калганга күрә, мин быел рус мәктәбендә укый башладым. Сыйныфта татар балалары да бар, мин алар белән татарча сөйләшәм. Ни өчен әле кемдер мине туган телемдә сөйләшүдән тыя алсын, ди?! Кисәтү ишетсәм, мин татарча тагын да кычкырыбрак сөйләшәм, бабай!   Дөресен генә әйткәндә, кайбер татарлар туган телләрен кирәксенмиләр. Шушы хәлләрне күрсәң, ни дияр идең икән, бабай? “Киләчәк буын туган телендә сөйләшергә оялыр” дигән уй килеп карадымы икән башыңа?
Бабай, ничек уйлыйсың: белмәгән кешене сагынып буламы ул? Ә мин менә сагынам! Сине сагынам! Синең белән уйналмый калган уеннарны, сөйләшенми калган сүзләрне, булмый калган очрашуларны сагынам. Һәм көн дә сиңа рәхмәт әйтәм: Җиңү өчен, тыныч һәм бәхетле көннәр өчен рәхмәт сиңа, бабам!
Әйтәсе сүзләрем – хатта, рәхмәтем күңелдә генә булса да; сорауларыма җавап тапмасам да, бер утырып сөйләшкән кебек булды. Тагын шулай “сөйләшербез” әле, сугышта булган Бабам минем!


 

Оныгың Айзилә Абдрахманова. Борындык авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев