Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм”

Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.

Тәлига апаның әтисен фронтка 1942 елда җәйге эш сезоныннан соң алалар. Әнисе биш бала белән кала. 17 яшь тулган абыйсы, көндез сука сукалый, төнлә ат көтүе көтә. Ә 1944 елның октябрендә аны да сугышка алалар. Абыйсы киткәч, аның урынына ат белән су ташый, юллар бозылгач, чиләк-көянтәгә күчә. 1945 елның мартыннан Мөрәле МТСы карамагындагы «Нати» тракторы белән Шүширмә авылы басуларында эшли. Башта плугарь, бераздан тракторчы ярдәмчесе була. Күпмедер вакыт узгач, трактор йөртә башлый. Беренче категорияле механизатор хезмәтен ХТЗ тракторында башлап җибәрә. 1945-1949 елга кадәр эшли. Олы улы Равил тугач, 1954 елда бераз гына тукталып тора. Ә Равиләсен тапканнан соң, дүрт айдан янә тракторчы хезмәтен дәвам итә. Тәлига апа тракторчылар Мәлик абый Халиков, Мөнирә апа Халикованы, Нуретдин абый Мостафинны хөрмәтләп искә ала. Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләренең саны бихисап. Тракторчы кыз 1953 елда Борындык авылы егете Рәхимулла абый белән гаилә кора. Алты бала тәрбияләп үстерделәр.Тормыш иптәше Рәхимулла абый, кызлары Равилә белән Наилә дә бакыйлыкка күчтеләр инде. Хәзерге вакытта Тәлига әби үзенең балалары янәшәсендә тыныч, матур картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев