Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән

«Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.

Әти турында язылганнарга өстәм шуны әйтәсем килә: ул хәзерге вакытта мәчеткә йөри, Коръән ашларында дога уку, мәет юу кебек эшләрне дә башкара әкренләп. Терлекләре дә шактый. Билгеле, әтием белән әнием Равиләне күп мактый алам», – диде безгә аларның кызлары, ЗАГС начальнигы Чулпан Камалиева.
Һәр авылда туган туфрагына кендеге белән берегеп, ата-бабаларының рухын саклап яшәүче олпат ирләр була. Халык, кайгы-хәсрәт килгән чакларында да, борчу-мәшәкатьләр туганда да, киңәш сорап аларга бара, аларга сыена. Бәрлебашында әнә шундый кешеләрнең берсе, һичшиксез, Әнвәр Абдрахманов.
Әнвәр 1952 елның 27 февралендә гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Әмир терлекче, әнисе Сөембикә колхозда төрле эшләр башкара. Үсмер егет Бәрлебашы сигезеллык мәктәбенең татар сыйныфын (параллель рус классы да була) 1967 елда тәмамлап, Лубьян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Диплом алган көненең һәр мизгелен бүгенгедәй ачык хәтерли Әнвәр, чөнки бу тантана 1971 елның 27 февраленә – аңа 19 яшь тулган көнгә туры килә. Яшь белгечне Әлмәт районының Кәләй урман хуҗалыгына урман технигы итеп билгелиләр. Шул ук елның көзендә егетне армия сафларына алалар һәм ул 1973 елның декабренә кадәр Архангельск өлкәсендә хәрби хезмәттә була.
Туган ягына әйләнеп кайткач, Кайбыч урман хуҗалыгының Бәрлебашы урманчылыгы питомнигына үсентеләр җитештерү мастеры булып урнаша, шул ук елның ахырында ул инде урман технигы итеп билгеләнә. 1975 елның июненнән Урсак урманчылыгында лесничий урынбасары, ә 1976 елның маенда лесничий дәрәҗәсенә күтәрелә. Эшнең җаен алып, халык белән уртак тел табып яшәп ятканда, 1980 елда урманчылык директоры Васил Хуҗин: «Әйдә Бәрлебашы урманчылыгына, өеңә дә якынрак булыр», – дип, аңа туган авылында лесничий урынын тәкъдим итә.
Шөкер, Әнвәргә андый сәләт Ходайның үзеннән бирелгән. Ф.Бариев белән дә, 1982 елның февраленнән хуҗалыкка рәис итеп куелган яңа җитәкче Ф.Фәтхуллин белән дә кулга-кул тотынышып эшли ул. Башта авыл Советы рәисе, 1986-1988 елларда – колхоз рәисе урынбасары, 1988-1991 елларда – колхозның парторгы була. Даталарга карап фикерләгәнсездер, партия оешмасының иң соңгы секретаре ул.
Дөнья үзгәрә, халык дистәләгән еллар буе табынып яшәгән кыйммәтләрнең дә асты өскә килә. Партия таркалгач, тәҗрибәле җитәкчене, әйдә, син эшнең рәтен беләсең, дип, янә авыл Советына димлиләр. Бу җәһәттән караганда, Әнвәр Әмир улы – уникаль шәхес. Чөнки төрле елларда өч тапкыр авыл Советы рәисе итеп сайланган җитәкче тагын кайда бар икән? Әйе, аңа 2001-2003 елларда яңадан шушы вазифага кайтырга туры килә, бу эшкә җәмгысы 13 ел гомерен багышлый.
Хәер, вакыйгаларның чиратын югалтмыйк. 1998 елда Ф.С.Фәтхуллин вафат булганнан соң, Әнвәр Абдрахмановка колхоз белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Ул бу авыр йөкне ике ел тартып бара. Нигә бик аз? дип кызыксынучылар табылыр. Авыл хуҗалыгын тез чүктергән экономик кризис чоры иде бит ул. Бер елы унга торган заман. Шуның өстенә колхоз да бик үзенчәлекле: янәшәдә генә кирпеч заводы, урман хуҗалыгы эшләп тора, эшче куллар шунда китеп бара. Әнвәрдән соң колхозда бер-бер артлы берничә җитәкче алышына. Ләкин хуҗалыкны инвесторлардан башка күтәреп булмаячагы аңлашылып җитә инде.
1998-1999 елларда Олы Кайбычта – СПТУ мастеры, 1999-2001 елларда кирпеч заводы директоры буларак, илгә, халыкка хезмәтен дәвам иттерә Әнвәр. Ә инде авылга инвестор килгәч, аны агрофирманың «Бәрле» филиалына управляющий итеп чакыралар, соңрак шунда ук агроном булып эшли. 2010 елдан, ниһаять, үз эшен, заманчалап әйтсәк, кече бизнесын ачып җибәрә, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.
Менә шундый биография... Аңа нигезләнеп, Бөек Ватан сугышы тынуга ук дөньяга килгән буынның типик портретын ясап булыр иде. Шушы буынга хас тормыш сөючәнлек, яңалыкка омтылыш, кызыксынучанлык кебек асыл сыйфатлар Әнвәрдә дә ярылып ята. Әнә шул кызыксынучанлыгы нәтиҗәсендә, ул авылдашларының нәсел-нәсебе буенча үзенә күрә бер галим булып киткән.

Язмышларга шулай язылган
Әнвәрнең үз язмышы даирәсенә кайтыйк. 1964 елның салкын февраль ае бу нигезгә зур кайгы алып килә: 2 февраль көнне әтисе Әмир Абдрахмановның әнисе Нурсәйдә 72 яшендә, 5 февральдә хатыны Сөембикә Нәҗметдин кызы 38 яшендә озак авырудан соң дөнья белән хушлашалар.
– Үз әниебез Бәрлебашы кызы иде, – диде безгә Әнвәр, аналар хакында уйланып, – шуңа күрә авылда аның ягыннан туганнарыбыз да шактый. Энесе Ярхәм абый Галиевны «тәти абый» дип йөри идек. Аның иптәше Наҗия апа 1924 елгы. Уллары Фирдүс белән без туганнан туганнар, якыннан аралашып яшибез. Ә инде Галия әни ятимнәр хакына – безгә Аллаһының бер бүләге булып килгәндер...
Киләчәккә якты өметләр баглап яшәгән шул мәлдә яңа сынау – 1974 елда Әмир ага үлеп китә. Әмма олы балалар белән бергәләп бу югалтуны җиңеп, кечерәк балаларны да тормыш юлына бастыралар – кызлары Роза һәм Фирая, уллары Айдар һәм Фәнис – барысы да гаилә корып яшиләр, балалар үстерәләр.
Ерак шәһәрдә яшәүчеләр дә, якындагылар да – барысы да әниләрен күрергә зарыгып, сагынып ялларга кайтып йөриләр, ә ул аларны һәрвакыт улым-кызым диеп, кочак җәеп, тәмле ризыкларын пешереп каршы ала, дога укып озатып кала иде.
Тормышның авырлыклары, яшьли ирдән тол калып, бер-бер артлы ике нарасыен-җан парәләрен югалту, ана йөрәгенә тирән җәрәхәтләр сала (1955 елда туган Газинур 1981 елда 26 яшендә, 1971 елгы Фәнис 1995 елда 24 яшендә автоһәлакәттә һаләк булалар). 2007 елның 15 ноябрь көнне мәрхәмәтле ана 76 яшендә якты дөнья белән хушлашты...
Әнвәрнең кызы Чулпанның мәктәптә укып йөргән чагында язган иншасыннан юллар да бу изге ананың портретына яңа чалымнар кертә кебек:
«Галия Абдрахмановага сугыш башланганда бары ун яшь була. Балачакның иң матур, иң кызыклы чагы. Тик... Әтисе Шәйхулланы сугышка алып китәләр. Өйдә дүрт бала әнисенең кочагында кала. Галия 10 яшеннән үк кулына урак тотып кырга чыга. Көне буе печән чаба, иген ура. Ә көнлек норма – 15 сутый. Шул вакытта аның бармагы, уракка киселеп, имгәнеп кала.
Сугыш беткәндә, аңа бары 14 яшь була. Бәрәңге бакчасын казыганда, күршеләрдәге зур радиодан сугыш беткәнен хәбәр итәләр. Бала-чага, көрәкләрен ташлап, авыл буйлап хәбәр таратырга чаба. Кемдер шатлыктан, ә кемдер кайгыдан күз яшьләрен түгә. Яшүсмер Галия дә әнисенең күкрәгенә капланып елый, яу кырында ятып калган әтисенең инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячагын йөрәге белән тоеп сулкылдый кыз бала...»
Әйткәнебезчә, Әмир аганы Әнвәр армиядән кайтып эшли башлаган елны соңгы юлга озаталар. Бу вакытта инде энесе Газинур, үсеп җитеп, колхозга тракторчы булып урнашкан, Айдар да кул арасына керә башлаган. Егетләр, уйлашалар да, әнкәй картаймыш көнендә җылыда, рәхәттә яшәсен әле дип, ызбаларын яңартырга булалар. Миңа урман хуҗалыгыннан фатир бирми калмаслар, монда энекәшләр торыр, дип фаразлый Әнвәр киләчәк көннәрне. Ләкин башкачарак килеп чыга: энеләре читкә китә, ул әнисе белән шушы яңа йортта яшәп кала.
Ир балалар арасыннан иң өлкәне буларак, хәзер аңа үз тирәсенә – төп нигезгә – бөтен туган-тумачаны туплау, аларны кайгырту вазифасы йөкләнгән.
Әнвәр Абдрахмановның үз гаиләсенә килсәк, тормыш юлдашы Равилә Рәхимулла кызы белән яратышып, тигез-тату тормышта гомер итәләр. Равилә ханым үзе Олы Кайбычта туып үссә дә, әнисе Хәнифә тумышы белән Морза Бәрлебашыныкы. Кызык бит: бу төбәк үз орлыгын читкә җибәрми, киткәннәрен дә киләсе буыннарда барыбер үзенә тартып кайтара!
Олы кызлары Ландыш Казанда гаиләсе белән яши, аларның олы кызлары Айзилә Гадел хөкем академиясе көллиятендә 1 курста белем ала.
Икенче кызлары Ләйсән Тәтеш шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Динара белән Камилә исемле кызлар үстерәләр.
Төпчекләре Чулпан, ТИСБИда белем алып, район социаль яклау бүлегендә бухгалтер, аннары Ябалак авыл җирлегендә секретарь, ЗАГС бүлегендә эшли. Кошман авылына Альберт исемле егеткә кияүгә чыкты.
Өч кыз – Әнвәр белән Равиләнең өч бәхет йолдызы. Тик шул ягы бар: кыз баланың балалары бөтенләй башка фамилиядә булачак – кешелек кануннары шулай көйләнгән. Ләкин бу хәлгә һич кенә дә борчылмый Әнвәр. «Эш исемдә түгел, җисемдә!» – ди ул. – Бабайларның каны, геннары оныкларыбызда барыбер дәвам итәчәк. Аннары Мәскәүдәге энекәшнең Руслан исемле улы бар. Димәк, Абдрахманов фамилиясе сакланып калды дигән сүз. Ә ул геннар затлы да, көчле дә безнең!
Әнвәр Абдрахманов әнә шулай туганнарын барлап, авылның һәм нәселенең киләчәге өчен җан атып, бабалары туфрагында тыныч хезмәт белән көн күрә. Моннан да мәгънәлерәк гомернең булуы мөмкинме?!

Нәсим Акмал.

(«Бәрлебашы – чорлар юлдашы» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев