Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы мәктәбендә тугыз укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Чыгарылышларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.

Ул үзе укып белем алган мәктәптәге тантанада җитәкче буларак кына түгел, әти буларак та катнашты. Кызы Зилә тугызынчы классны тәмамлый. Альберт Рәхмәтуллин чыгарылышларга ак юллар теләде, класс җитәкчеләре Гөлчәчәк Гыйбадуллинага һәм барлык укытучыларга балаларга биргән белем һәм тәрбия өчен рәхмәт әйтте. Бер төркем укытучыларны Кайбычның 30 еллыгы медале белән бүләкләде.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан котлавын җиткерде. Мәктәп директоры Сергей Лазарев спортта үзен көчле һәм җитез итеп таныткан укучыларга ГТО значокларын тапшырды. Чыгарылышларның класс җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйбадуллина, беренче укытучылары Людмила Лазарева һәм Алсу Әскәрова аларга иң изге теләкләрен җиткереп, хәерле юл теләделәр.
Беренче класс укучылары да мәктәпне тәмамлаучыларга бүләк итеп әзерләгән шигырьләрен сөйләде.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиеваның кызы Айгөл дә әлеге мәктәпнең тугызынчы классын тәмамлый. Ул, барлык әти-әниләр исеменнән балаларга белем һәм тәрбия биргән өчен, укытучыларга олы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бүгенге тантанага кайткан Илсөяр Рәхмәтуллина да үзе белем алган Бәрлебашы мәктәбе, укытучылары турында җылы сүзләр әйтте, чыгарылыш класс укучылары арасында аның энесе Ислам да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев