Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы сәхнәсендә – “Татарча өйләнү”

Бәрлебашы авылындагы күп функцияле үзәктә эшләп килүче “Мизгел” театр студиясе тамашачылар хозурына язучы Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе буенча спектакль куйды. Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Залда алма төшәрлек тә урын да юк иде. Анда Бәрлебашыннан гына түгел, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде.

Тамашачылар спектакльне яратып карады, чыгышларын алкышларга күмделәр, эштән арып кайтканнан соң, рәхәтләнеп ял иттеләр. Вакыйга Оренбург өлкәсенең Казакъстан белән чиктәш ерак бер районында бара. Әлеге спектакльдә Әкрәм ролен Бәрлебашы мәктәбенең 9 класс укучысы Рәдиф Өметбаев, Җолдас Бөркетбаевны – “Татарстанның атказанган терлекчесе”, Морза Бәрлебашы клубы методисты Илгиз Борһанов, Мәрьямне – 11 класс укучысы Адилә Гарифуллина, Нәзифә Әгъләмовнаны – Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Наталья Сергеевнаны- шушы авыл кызы, Кошманда башлангыч класслар укытучысы Лилия Зиннурова, Белланы – мәдәният йорты методисты Гүзәл Өметбаева уйнады. 


Авылдашларына рәхмәт әйтү өчен сәхнәгә күтәрелгән Альберт Рәхмәтуллин да бу спектакльне яратып каравын әйтте. 
-Туган авылымдагы әлеге матур күп функцияле үзәктә шулкадәр халык җыеп, спектакль күрсәтүегез мактауга лаек. Моның өчен әлеге үзәк методисты Гүзәл Өметбаевага тирән рәхмәтемне белдерәм. Рольләрне башкаручылар да чын артистлар кебек уйнадылар, көнаралаш репетицияләргә йөрүегез бушка китмәгән, - диде ул.- Авылларда мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк, әнә шулай бер-беребез белән аралашып яшик. Клублар гомер-гомергә очрашу урыны булган, яшьләр шунда танышканнар. Бәрлебашы елдан-ел матурлана, бездә яңа аллея дә барлыкка килде, яңа йортлар сафка баса. 
Бу хакта азетабызның алдагы саннарында тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X