Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашында сайлауга килүчеләрне самавыр чәе, җырлар белән каршы алалар

Бәрлебашы авылында сайлаулар һәрвакыт җырлар, бергәләшеп чәй эчүләр белән күңелле уза. Бу юлы да шулай булды.

Аш-су осталары табын әзерләде, авыл үзешчәннәре концерт куйды.
1614 нче Бәрлебашы сайлау участогында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар оешкан төстә уза. Сайлау комиссиясе рәисе Людмила Лазарева әйтеп узганча, монда Ябалак, Морза Бәрлебашы, Бәрлебашы авылларында яшәүче сайлаучылар тавыш бирә. Исемлеккә 344 сайлаучы кертелгән. Авыру сәбәпле сайлау участогына килә алмаучы 15 кешенең дә сайлау хокуклары саклана, аларны өйләренә барып сайлататканнар. Беренче тапкыр сайлаучы биш егет-кыз да үз тавышларын биргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X