Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бөтенроссия конкурсында җиңүче Гөлинә электрон китап белән бүләкләнде

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Ишбулатованың "Россия почтасы" үткәргән "Хат язу буенча иң яхшы дәрес" дигән Бөтенроссия конкурсында җиңүе турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде.

Бу атанада мәктәпкә Гөлинәне котларга Яшел Үзән районара почтамптының аерымланган структура бүлекчәсе начальнигы Галина Сиверс килде. Мәктәп укучылары арасында эчтәлекле итеп хат язучыларны ачыклау максатында үткәрелгән бәйгедә җиңгән өчен ул диплом, электрон китап һәм әлеге бәйгедә узган елларда җиңгән укучыларның иншалары тупланган җыентык белән бүләкләнде. Гөлинә Ишбулатова бәйгенең " Мәскәү - Ватанымның башкаласы" дигән номинациядә җиңүче булып табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия конкурсында җиңүче Гөлинә электрон китап белән бүләкләнде