Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бөтенроссия “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотик хәрәкәтенең Кайбычтагы җирле бүлеге оешуга 28 майда дүрт ел була

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәктәпләрдәге яшь армиячеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте

– Хөрмәтле “Яшь армиячеләр», аларның җитәкчеләре! Сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Безнең районда яшь армиячеләр хәрәкәте аеруча актив эшли. Алар шушы кыска гына вакыт эчендә үзләренең матур эшләре белән танылу алды. Илебезнең яшь патриотларын туган илебезне ярату, Россия һәм үз төбәкләренең тарихын өйрәнүгә омтылу, волонтерлык акцияләрендә катнашу берләштерә. Тынгысыз җитәкчеләре Илһам Хөснетдиновка аерым рәхмәт. Алар Татарстан күләмендә алдынгылар сафында атлый. Мәктәптә тырышып укыйлар, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрендә башлап йөриләр. Районда үткәрелгән төрле чараларда – парад, смотрларда, һәйкәлләргә веноклар куюда, концертларда катнашалар. Боларның барысы да укучыларга үз мөмкинлекләрен күрсәтергә, ихтыяр көче, максатчанлык тәрби-яләргә, өстәмә белем һәм күнекмәләр алуга, күңелләренә ятышлы шөгыль табуга юл ача.
“Яшь армиячеләр” хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да яңадан-яңа үрләр, укуда һәм файдалы җәмәгать эшләрендә уңышлар телим. Россиянең лаеклы гражданнары һәм өлкән буынның данлыклы эшләренең дәвамчылары булып калыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев