Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бу атнаның шимбәсендә Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2019” бәйгесе үткәрелә

Ул Олы Кайбыч урта мәктәбе янындагы стадионда 8.30 сәгатьтә башлана.

Традиция буенча ел саен үткәрелүче бу бәйге гади спорт ярышы гына түгел, ә күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерүче, дуслык җепләрен ныгытучы мөһим чараларның берсе. Анда һәркем катнашып, үзен спортчы буларак күрсәтә ала. Әлеге чара үз көчеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бәйгене оештыручылар барлык кайбычлыларны, шул исәптән мәктәп укучыларын һәм пенсия яшендәгеләрне дә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы массакүләм спорт бәйрәмендә актив катнашырга чакыра. Шунысын да әйтергә кирәк, бу көнне “Милләтләр кроссы” бәйгесе барлык мәктәпләрдә дә үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев