Бүген Татарстанда буран һәм температураның бераз түбәнәюе көтелә
Татарстанда бүген республиканың аерым районнарында бераз кар, шулай ук буран булыр дип фаразлана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Һава температурасы көндез −2..-7, көнбатыш районнарда урыны белән −15 градус тәшкил итә, кичкә −7..-12 градуска, көнбатыш районнарда −20 градуска кадәр түбәнәя.
Республика юлларында кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев