Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быел Кошман Сабан туе яңа урында узды

Быелгы Кошман Сабан туе яңа урында – мәктәптән ерак түгел урнашкан яшел аланлыкта үтте. Алга китеп булса да әйтеп үтим, авыл халкыннан, бу урын бик уңышлы сайланган дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде. Чөнки ул авылга якын да, матур да булып чыкты, машина куяр өчен дә уңайлы иде. Сабантуй мәйданы ерактан ук үзенә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез быел да оешкан төстә, күңелле узды.

Сабантуйны Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Ул үзенең хәер-фатыйхасын биргәннән соң, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина сүз алды. Барлык кошманлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аны оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларның исемнәрен атап, аларга ихлас рәхмәтен җиткерде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау сүзләрен аның урынбасары Рәмис Хәялиев ирештерде. Ул Кошманны иң күркәм татар авылы икәнлеген, аны хәтта республикада да үрнәк итеп куярга мөмкин булуын әйтте.

Сабантуй игенче һәм терлекчеләргә, аларның хезмәтенә дан җырлау бәйрәме ул. Рәмис Рафисович, “Дубрава” агрофирмасының беренче филиалы директоры Фәнис Фәйзуллин белән берлектә, икмәккә нигез салучы алдынгы игенчеләрне һәм алны-ялны белми хезмәт куючы терлекчеләрне бүләкләде. Механизатор Илнар Нәфыйковка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазен, бозау караучы Людмила Гыймадиевага “Ак барс” агрохолдингының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Сабантуй әләмен дә алар күтәрде. Агрофирма бухгалтеры Мәдинә Шәрәфиева район башлыгының, шофер Илгиз Габитов һәм терлекче Тәлгать Хәмидуллин агрофирманың Мактау кәгазенә лаек булды. Юбиляр-механизатор Радик Шәфиев һәм күптән түгел 80 яшен тутырган лаеклы ялдагы механизатор Линар Насретдинов, терлекче Илнар Әхмәдуллин да җитәкчеләр кулыннан бүләк алды. Район күләмендә оештырылган волейбол ярышында беренче урынны алган кызлар командасын да хөрмәтләделәр.

Күңелле уеннарга бай Сабантуй булды бу. Тантаналы өлештән соң аларга старт бирелде. Саный китсәң, бармаклар гына җитмәс кебек, бүләкләрне дә мулдан өләштеләр. Ат чабышында быел да Динар Хәмидуллин алдынгылыкны бирмәде. Хуҗалары гына түгел, чабышкылары да бүләкле булды. Тамырлары белән Кошманнан булган Альберт Хәялиев малкайларга махсус азык әзерләгән. Кул көрәштерүдә балалардан Данил Хаҗиев һәм

Исламия Миңнуллина беренче урында. Ир-атлар арасында Тимур Альбеков, хатын-кызлардан Ләйсән Хәмидуллина үзен иң көчлесе дип танытты. Алар – гер күтәрүдә дә җиңүче. Авыш колгага менүдә Ранис Миңнуллин, ә турысында Шәфкать Фәйзуллин иң җитезе булды. Әтәч тоту уены да кызык булды. Мәйданнан ук чыгып качкан кызыл кикрик балаларны үзе артыннан шактый йөгертте. Шулай да аны Ильяс Әхмәдуллин тотып алды. Уеннарны санап бетереп булмаган кебек, барлык җиңүчеләрнең исемнәрен дә атап бетерерлек түгел. Аларда теләгән һәркем катнашты, җыр-биюгә осталыклары булганнар да мәйдан тотты. Махсус чакырылган артистлар һәм алып баручы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Волжск шәһәреннән кунакка кайткан Әсхәт Яруллин – тумышы белән Кошман егете. Авылдашларына бүләккә бер кочак җыр алып кайткан, аны барыбыз да яратып тыңладык.

* Туган авыл, балачак Сабан туйлары һәрвакыт сагындыра. Быелгысы да күңелдә озак сакланачак, - диде Әсхәт абый. - Оештыручыларның тырышлыгы күренеп тора, бәйрәм шәп уза. Авылдан 1985 елда чыгып киткән идем, шул вакыттан бирле очрашмаган авылдашларым белән дә күрешергә насыйп булды.

Күркәм традиция буенча, быел да бәйрәмнең иң өлкән һәм иң яшь кунагын бүләкләделәр. Алар 87 яшьлек ветеран укытучы Сахара апа Шәрәфиева һәм ике айлык Данил Петров булды. Күптән түгел алтын туйларын бәйрәм иткән Вәсилә һәм Рафил Тимергалиевларны да мәйдан түрендә хөрмәтләделәр. “Тагын озак еллар шулай парлап Сабантуйларга барырга язсын” дип теләгән бу күркәп парга парлы мендәрләр бүләк иттеләр.

Сабантуй көрәшсез, ә көрәш батырсыз булмый. Кошман Сабан туеның иң яшь батыры дип быел да Илсаф Саттаров танылды. Бүләк белән бергә аңа Резедә Гомәрова үз куллары белән махсус яшь батырга дип чиккән сөлгене дә тапшырдылар. Ә абсолют батыр исеменә Илназ Габитов лаек булды. Кыйммәтле бүләктән тыш, ул тәкә дә алды. Бәйрәмгә килүчеләр, ил-көнгә иминлек теләп, күтәренке күңел белән таралышты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Кошман Сабан туе яңа урында узды