Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чиркәү эшләрендә дә зур ярдәмче ул

Кече Подберезьеда яшәүче Татьяна Каюрова авылның иң актив кешеләренең берсе. Үзенең кече Ватанын, туган ягы табигатен яратуын, авылдагы вакыйгалар үзәгендә кайнавын, үзен күрмәсәм дә, белә идем инде. Чөнки социаль челтәр киңлекләрендә авыл хәбәрләрен фотолар белән әледән-әле урнаштырып тора. Дини бәйрәмнәрме ул, авылларындагы башка бәйрәмме, истәлекле урыннарга баралармы, ул шунда ук фотосы белән хәбәр куя.

Зоя һәм Виктор Каюровлар гаиләсендә 1977 елда икенче бала булып дөньяга килгән ул. Татьяна да, барлык яшьтәшләре кебек үк, башта Кече Подберезье башлангыч мәктәбендә белем алган, аннан соң Олы Подберезье урта мәктәбендә 9 классны тәмамлаган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, укуын алга таба дәвам итәргә мөмкинлеге булмый, шуңа да авылда кала, әнисе Зоя Филлиповна белән туган нигезендә гомер итә. Әтисе Виктор Егорович колхозда озак еллар эретеп ябыштыручы булып эшләгән, аннары авылдашларына газ хезмәте күрсәткән, бакыйлыкка күчүенә дә 8 ел вакыт үтеп киткән.Тормыш иптәше Зоя Филлиповна, 8 классны тәмамлауга, колхозда сыер савучы булып эшли башлаган һәм пенсиягә чыкканчыга кадәр гомере фермада узган. Кызы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. 
–Татьяна бар күңеле белән авылга береккән. Ул менә 12 ел инде чиркәүдә Алексей атакай Колесниковка ярдәм итә. Кышын мичкә яга, җыештыра, чиркәүгә килүчеләргә шәм сата. Өйдә барлык эшне бергәләп башкарабыз, җәен яшелчәләр, җиләк- җимеш үстерәбез, тавык ларыбыз бар, дуңгызлар да асрыйбыз. Авыл җирендә бер дә эшсез торып булмый инде ул, – ди Зоя Филлиповна.–Олы улыбыз Сергей гаиләсе белән Канаш шәһәрендә яши. Авылга кайтып, ярдәм итеп китәләр, рәхмәт аларга. 
Буш вакытларында авыл клубына да йөри Татьяна. 
–Клуб методисты Андрей Иванов белән китап ханәче Елена Агафонова төрле чаралар үткәрәләр, бәйрәмнәрдә концертлар оештыралар. Кечкенә авылда халыкның ничек күңелле яшәвен райондашларыбыз да күрсеннәр дип, фотоларны социаль челтәргә куям. Өй эшләреннән бушаган арада кулыма бәйләм алам. Туганнарга, сораучыларга оекбашлар, бияләйләр, косынкалар, башка кирәк- яракларны бәйләп бирәм, –диде Татьяна, тормыш- көнкүреше, шөгыльләре белән таныштырып. 
– Авылыбызда тыныч, өйләргә газ, су кергән, барлык шартлар да бар.Пенсия не вакытында китерәләр, кибеттә ни теләсәң, шул бар. Кирәк әйберне заказ буенча да алып кайтып бирәләр. Авылга кадәр асфальт юл килгән, авыл эчендә вакташ юл салынган, чиркәү эшли. Безгә шуннан башкасы кирәкми, –дип әңгәмәгә кушылды Зоя Филлиповна. 
Табигатьнең матур почмагына урнашкан бай тарихлы Кече Подберезье авылында әнә шундый патриотлар яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев